Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы ветераннар оешмасы җитәкчесе ТР Президентының Рәхмәт хатына лаек булды

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, ветераннар хәрәкәтен үстерү буенча актив җәмәгать эшчәнлеге һәм яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә керткән өлеше өчен Аксубай районы ветераннар советы рәисе Галина Бобкова Татарстан Республикасы Президенты исменнән Рәхмәт хаты алды.

Галина Бобкова хезмәт эшчәнлеген Аксубай мәктәбендә укытучы булып башлаган, күп еллар район газетасы мөхәрриятендә радиооештыручы булып эшләде – җирле радио тыңлаучыларның киң аудиториясенә район тормышыннан мәгълүматлар җиткерде. Шулай ук Аксубай туган як тарихын өйрәнү музее җитәкчесе буларак, районның тарихи мирасын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклауга, яшь буынны ата-бабаларыбыз үрнәгендә тәрбияләүгә зур өлеш кертте.
Галина Павловна, район ветераннар советын җитәкләп, зур җәмәгать эше алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев