Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы урманнарын янгыннардан саклыйк

2021 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасында урманнарда янгын куркынычы сезоны ачылды.

Янгын куркынычы янаган чорда табигать сөючеләргә урман янгыннарын кисәтү буенча берничә чара үтәргә кирәк.

Аксубай урманчылыгының дәүләт урман инспекторлары район гражданнарын әйләнә-тирә мохитнең иминлегенә кагылышлы эш булганда уяу булырга чакыра. Район урманнарын янгыннан саклау өчен, сүндерелмәгән шырпы, тәмәке, шулай ук пыяла, пыяла шешәләр ташларга ярамый, чөнки эссе һавада пыяла кызып, аның астындагы коры яфраклар янып китәргә мөмкин. Урманда ут кабызырга ярамый. Урманда очраклы рәвештә янгын чыгуын күреп алганда – шунда ук бу хакта урманчылыкка хәбәр итәргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев