Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы укучысы “ЖЭКА” кибертернирында призер булды

Республика буенча турнирда барлыгы 700 укучы катнашты.

Татарстанда «ЖЭКА» компьютер уены буенча республика киберспорт турниры тәмамланды. Ярышлар гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү учреждениеләренең 12-17 яшьлек укучылары арасында ике этапта узды.
«ЖЭКА» компьютер уены балаларга коммуналь ресурсларны рациональ кулланырга, күпфатирлы йортлар белән идарә итү нигезләрен һәм экологик тәртип күнекмәләрен өйрәнергә мөмкинлек бирә. Уенда барысы да бала өчен гади һәм үтемле формада тәкъдим ителгән.
Кибертурнирда ике яшь төркемендә Татарстанның 700 укучысы катнашты. В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбе укучысы Рәмис Гатауллин өлкән яшь төркемендә призер булды. Ул 100150 балл җыйды.
Турнир җиңүчеләрен бүләкләү тантанасын кара-каршы форматта үткәрү планлаштырыла. Үткәрү датасы республикада санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле.
Компьютер уенын оештыручылар иң яхшы белем бирү медиапроекты буларак, Бөтенроссия конкурсында җиңгән өчен ике тапкыр Рунет премиясен алдылар. "ЖЭКА" берничә чит телгә тәрҗемә ителгән һәм аны iOS һәм Android платформаларында карарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев