Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай районы укучылары «таҗлы» имтиханнар тапшыра

    Бердәм дәүләт имтиханнарының төп чоры 25 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

    Районда имтихан тапшыру пункты 3 нче Аксубай мәктәбе базасында оештырылган. Һәр имтихан үткәрү көне алдыннан учреждение йогышсызландырыла. Имтихан барышында һәр 2,5 сәгать саен ишек тоткалары һәм гомуми кулланылыштагы предметлар эшкәртелә.

    Укучыларның һәм педагогларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында имтиханнарны Роспотребнадзор киңәшләрен катгый үтәп үткәрәләр. Керү юлында чыгарылыш сыйныф укучыларының һәм оештыручыларның температурасын үлчиләр. Алар өчен шәхси саклану һәм кулларны эшкәртү өчен йогышсызландыру чаралары каралган. Барлык катнашучылар да 1,5-2 метр социаль дистанцияне үтәргә тиеш.

    Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен кызу чор 3 июльдән үк башланды. БДИның төп чорында катнашучылар география, әдәбият, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр (ИКТ) буенча беренче имтиханнар тапшырды. Бу фәннәрдән тыш, чыгарылыш сыйныф укучылары рус телен һәм профильле математикадан да сынау узарга өлгерделәр инде.

    Мәгариф бүлегенең уку дисциплиналары буенча методисты Татьяна Борисова хәбәр иткәнчә, бердәм дәүләт имтиханының беренче көнендә хокук бозулар теркәлмәгән. Беренче "таҗлы" имтихан өзеклекләрсез узды.

    – Кергәндә һәркем металл кыса аша үтте. Рособрнадзор БДИ оештыручылар һәм күзәтүчеләр имтихан үткәрү дәвамында шәхси саклану чараларыннан булырга тиеш, дип аңлатты. Тик алар чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәҗбүри түгел. Аудиторияләрдә БДИ тапшыручы тугыз укучы таратып урнаштырылган. Шул ук вакытта эш урыннары арасында 1,5 метрдан да ким булмаган дистанция саклана, – дип сөйләде Татьяна Валентиновна.

    Искәртеп узабыз, коронавируслы пандемия аркасында бердәм дәүләт имтиханын югары уку йортларына укырга керергә теләүчеләр генә тапшыра. "БДИны тапшыру яки тапшырмау" карарын һәр чыгарылыш сыйныф укучысы үзе хәл итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: