Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы укучылары онлайн-укуга кереште 

Дүшәмбе, алтынчы апрельдән, Аксубай районының барлык мәктәпләре һәм өстәмә белем бирү оешмалары, эпидемиологик хәл катлаулы булу сәбәпле, дистанцион-дәресләргә күчтеләр.

Педагоглар балалар белән өйдә дәресләр үткәрү өчен барлык кирәкле техник чаралар белән тәэмин ителгән. Белем бирү оешмаларына педагоглар өчен барлык шартларны да тудырырга киңәш ителде. 

Язгы каникуллар вакытында барлык учреждениеләр дә тест режимында онлайн-дәресләр үткәрделәр. Шуңа каникуллар тәмамланганнан соң дистанцион форматта укуда кыенлыклар тумады диярлек. 

Башта ата-аналар чатларында буталчык күзәтелде. Сыйныф җитәкчеләренең бурычы ата-аналарга һәм укучыларга онлайн-режимда укуның төгәл инструкциясен җиткерү иде. 
Мисалга, В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче урта мәктәптә дистанцион дәресләр 8.30 сәгатьтә башланды. Дәресләр 25 минут дәвам итте, ялга 10 минут вакыт бирелде. Дәресләр бирү алымы төрле. Әлеге мәктәптә онлайн-дәресләр өчен төп мәйданчык –”ЯКласс” укыту платформасыhttps://www.yaklass.ru, башлангычта – uchi.ru белем бирү порталы. 

Интернет тизлегенең түбән булуы һәм шулай ук платформаларның “эленеп калуы” эштә катлаулыклар тудыра, белем бирү процессын акрынайта. Гомумән алганда, сайтлар интуитив аңлаешлы, әгәр пунктлар буенча эшлисең икән, авырлыклар тумый. 

1 нче Аксубай мәктәбенең инглиз теле укытучысы Юлия Маклакова uchi.ru платформасында эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. 

- Мин әлеге платформаны башлангыч буын балаларын укыту өчен сайладым. Әлеге платформа белән таныш булучылар белә, укыту порталында булган материал дәрестә дә, өйдә дә кулланырга мөмкин булган гадәти булмаган биремнәр рәвешендә бирелә. Онлайн-дәресләр үткәрү мөмкинлеге дә бар (шуңа күрә мин нәкъ менә әлеге платформаны сайладым да ). Укытучы онлайн дәресне планлаштыра, балалар үзләренең шәхси кабинетларында дәрескә сылтаманы күрәләр, аның буенча узалар һәм онлайн дәрескә эләгәләр. Укучыларның инструментарие күтәрелгән кулны (укытучыга сорау бирер өчен) һәм маркерны үз эченә ала, укучы аның ярдәмендә аерым биремнәрне язмача башкара ала. Укытучының экраннан демонстрацияләү, төрле форматтагы файлларны беркетү мөмкинлеге бар. Эшләү бик уңайлы. 

Әлеге укыту алымы гаиләнең барлык әгъзаларының да компьютер гыйлемлелеге дәрәҗәсен ничек үстерергә кирәклеген күрсәтте, дип билгеләп үтте ул. 

Өйләрендә кирәкле техника булмаган балалар өчен биремнәр пакеты әзерләнәчәк. Ата-аналар басылган материалларны мәктәптән килеп алачак. Шулай ук биремнәрне телефон буенча яки электрон журнал аша алырга мөмкин, моның өчен компьютер яки ноутбук кирәкми. 

– Дистанцион форматта укыту өчен укытучылар Zoom, Skype, YouTube һәм вебинар бүлмәләрдән файдаланалар. Онлайн-ресурслардан файдалануда проблемалар булган укытучыларга мәктәпләрдә белгечләр ярдәм күрсәтә. Дәресләр дәвамлылыгы СанПиН нормалары белән җайга салына. Без дәресләрнең бала өчен максималь дәрәҗәдә информатив булуы өчен тырышабыз, — дип өстәде мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X