Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы укучылары ГТОда аерылып тору билгесе белән бүләкләнделәр

«Хезмәткә һәм оборонага әзер бул» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын, көмеш һәм бронза билгеләре Иске Ильдеряк мәктәбе һәм район үзәгенең 2 нче мәктәбе укучыларына тапшырылды.

Моңа кадәр 2020 елның II кварталы нәтиҗәләре буенча ике мәктәптә ГТО таныклыклары һәм аерымлылык билгеләре тапшырылды.
Иске Ильдеряк мәктәбендә бүләкләрне мәктәп директоры Алексей Маклаков һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, «Татарстан Республикасында физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен» мактау билгесе иясе Владимир Альметкин тапшырдылар.
Алтын билгегә – Эдуард Туртыгин, көмешкә – Михаил Кузнецов, Дмитрий Самохвалов, Алексей Антонов, Никита Данилов, бронзага Станислава Сулейманова, Алла Антонова лаек булдылар.
2 нче мәктәптә ГТОда аерылып торган өчен алтын билгене Энҗе Садыйкова һәм Гөлзилә Сәгыйтова алды. Алар физик культура укытучысы Алексей Буинскийда тәрбияләнүче балалар.
Искә төшерәбез, ГТО нормативларын тапшыру – ул һәркемнең үз физик халәтен тикшерү белән шәхси кызыксынуы. Теге яки бу дәрәҗәдәге аерымлылык билгесен алу өчен тестларның саны яшь дәрәҗәсенә бәйле.

Фото: 2нче Аксубай һәм Иске Ильдеряк мәктәпләре архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев