Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай районы терлекчеләре күрсәткечләрен яхшырталар

    Сөт сатудан хуҗалык казнасына табыш китергән төп продуктларның берсе.

    УСХиПның 13 майга алынган мәгълүматларга караганда, район буенча тулай савым 80 тоннадан артык тәшкил итә. «Аксу Агро» ҖЧҖнең сөтчелек комплексында көн саен 30200 килограммнан артык сөт савып алалар. Процентларга салып исәпләгәндә узган ел дәрәҗәсенә карата – 103 процент тәшкил итә. «Аксубай» АФда бу көннәрдә 20 тоннадан артык сөт савалар.

    «Смена», «Баланда», «Карасу» бүлекчәләре хезмәткәрләре узган елгы күрсәткечләрне күпкә арттырып эшлиләр.

    «Волжская» ҖЧҖнең сөт тармагында май ае күрсәткечләре 8600 килограммнан артык.

     

    Фото

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: