Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы Степанов Виктор Васильевич белән хушлашты

Җәмәгатьчелек, район халкы зур югалту кичерде – 2019 елның 10 ноябрендә, озакка сузылган каты авырудан соң 62 нче яшендә Виктор Васильевич Степанов арабыздан китте.

Ул 1958 елның 13 февралендә Яңа Чуаш Адәмсуы авылында дөньяга килгән, Емелькино урта мәктәбен тәмамлаган. Советлар Армиясе сафларында хезмәт иткән, үзенең хезмәт юлын ВЛКСМның Куйбышев район комитетында инструктор вазыйфасында башлый. Перспективалы идеолог буларак, аны шул ук район комитетына партия-оештыру һәм кадрлар эше буенча инструктор итеп билгелиләр.

Моннан Саратов Югары партия мәктәбендә укуга юллама ала. Укуын уңышлы тәмамлап, ике ел дәвамында Куйбышев районының «Краснослободский» совхозы партком секретаре булып эшли һәм туган районына КПСС район комитетының партия-оештыру эшләре бүлегенә инструктор булып эшкә кайта. Яшь партиячегә идеология хезмәте белән озак шөгыльләнергә туры килми – аны «Вперед» колхозына рәис итеп сайлыйлар.

Бу күмәк предприятие өчен иң авыр чор була, шуңа да карамастан, аның белеп җитәкчелек итүе аркасында авыл хуҗалыгы күрсәткечләре тотрыклыга әйләнә. Виктор Васильевичның хезмәт кенәгәсендә газ хезмәтендә эшләгән чор да бар, ул шулай ук Аксубай районы халык депутатлары Советы рәисе урынбасары булып та хезмәт куйган. Бу - Виктор Васильевич тормышында иң җаваплы чор була.

Район тормышындагы төрле юнәлештәге мәсьәләләрне чишәргә туры килә. Виктор Степановның оештыру сәләтенә, эшлекле сыйфатларга ия булуы аркасында район барлык бурычларны да уңышлы үти. Виктор Васильевич төрле мәсьәләләр буенча хезмәт коллективлары белән очраша, район җитәкчесе кушкан бурычларны җиткерә, фидакарь хезмәт куярга өнди. Торак мәсьәләләре буенча район комиссиясен җитәкли, әлеге эшчәнлектә гаделлек, гуманлылык сыйфатлары аның өчен иң төп принциплар була. Районда тузган торакны бетерү программасы колач алгач, күпме гаилә авария хәлендәге иске йортлардан уңайлыклары булган яңа фатирларга күченде.

Виктор Васильевич хезмәт баскычын «ТАТЕХ» ЯАҖ департаментының Аксубай участогында механик вазыйфасында тәмамлый. Нинди генә вазыйфа башкарса да, аны һәрвакытта да эшкә, үз җитәкчелегендә хезмәт куйган эшчеләрнең иминлеге өчен җаваплылык сыйфатлары аерып торды. Куркыныч авыруга каршы көрәшкән соңгы елларда да, битараф булмаган һәм тормыш сөючән кеше буларак, Виктор Степанов районда барган вакыйгаларның үзәгендә булырга омтылды.

Ул «ТР Диңгезчеләр җыелышы» Аксубай бүлекчәсе белән берлектә Аксубай районы яшьләренә патриотик тәрбия бирүдә катнашты. Район гәзитенең актив укучысы булды. Янәшәсендә хезмәт куйган, яшәгән кешеләргә карата һәрвакыт ихтирамлы булды, аларның мәнфәгатьләрен яклады.
Гаиләсендә дә өлге иде ул: кайгыртучан һәм яраткан ир, әти, бабай.

Виктор Васильевич турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә озак сакланыр.

К.К. Гилманов, А.Ф. Горбунов, Р.М. Галиев, И.М. Моратшин, И.И. Ислямов, С.В. Александров, Г.Г. Дәүләтшин, А.Г. Моратшин, А.П. Молоствов, Н.И. Сидоров, Б.А. Альдиванов, Н.Т. Мальков.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев