Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә үзенең талантлары белән танылды

Аксубай районыннан «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә 70 тән артык бала җиңү өчен көрәште.

Ел саен Татарстан Республикасының барлык районнары һәм шәһәрләре «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә иң талантлы балаларны тәкъдим итә. Безнең барыбыз өчен дә гади булмаган 2020 ел да искәрмә булмады, әмма эпидемиологик вәзгыятькә бәйле конкурс тамашачыларсыз үткәрелде. Фестиваль республикабыз мәркәзе – Казанда узды.

Аксубай районын балалар сәнгать мәктәбенең «Восторг» бию коллективының кече һәм урта төркеме, «Дэнс-Тайм», «Орхидея» бию коллективының кече төркеме, шулай ук вокалчылар: Варвара Панюкова, Регина Черникова һәм Адилә Билалова тәкъдим итте.

Фестивальдә катнашучылар бөтен көчләрен һәм күңелләрен биреп чыгыш ясадылар. Кече төркем вокалчысы Варвара Панюкова өченче дәрәҗә дипломант булды. Ул диплом һәм бүләккә зур йомшак уенчык алды. Регина Черникова һәм Адилә Билалова да уңышлы чыгыш ясап, бәйгенең икенче көненә уздылар.

«Восторг» һәм «Дэнс-тайм» бию коллективлары чыгышлары нәтиҗәләре 29 сентябрьдә билгеле булачак. «Орхидея» бию коллективының кече төркеме призлы урын ала алмаса да, яшь биючеләрнең барысы да алда әле! Аларның киләчәктә призлы урыннар яулавына әти-әниләре дә, җитәкчеләре дә шикләнми. Ә бу юлы алар бәһасез тәҗрибә, истәлекле бүләкләр һәм Казанга сәяхәттән онытылмаслык хис-тойгылар алдылар.

Аларны тәрбияләүче педагогларның тырышлыгын билгеләп үтми булмый. Балалар сәнгать мәктәбе директоры Галина Сруртдинова, Аксубай районы балалары "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә лаеклы чыгыш ясый алсыннар өчен үзләреннән зур өлеш керткәннәре өчен, "Восторг" һәм "Орхидея" бию коллективлары җитәкчеләре Римма Рыбинага, Мая Макаровага һәм Данил Исхаковка рәхмәт белдерә.

«Фестивальдә катнашучы яшь талантларыбызга афәрин, дип әйтәсе кала, чөнки бу масштаблы проектта катнашу үзе онытылмаслык тәэсирләр, тәҗрибә һәм киләчәктә зур максатларга ирешергә һәм призлы урыннар яуларга рухландыра» - ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X