Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы Советында яңа авыл җирлекләре башлыкларын тәкъдим иттеләр

Бүген гомумрайон планеркасында район башлыгы Камил Гилманов дүрт авыл җирлегенең яңа башлыкларын тәкъдим итте.

Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы итеп Алексей Макаров сайланды.

1984 елның 19 июлендә Киса авылында туган.

Белеме: урта махсус. 2012 елда театральләштерелгән тамашалар куючы, укытучы белгечлеге буенча Алабуга культура һәм сәнгать училищесын тәмамлаган. Төрле елларда Киса, Яңа Аксубай авыл клублары мөдире, "Вамин-Аксу" а/ф ҖЧҖдә каравылчы, "Просто молоко" УК ҖЧҖдә контролер, "Аксубай" агрофирмасында механик, "Восходящая заря" а/ф ҖЧҖдә механикалаштыру буенча инженер булып эшләгән.

Өйләнгән, өч бала тәрбияли.

 

Иске Кармәт авыл җирлеге башлыгы булып Вадим Парфенов сайланды.

1990 елның 28 мартында туган. Белеме: урта махсус. 2009 елда шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең 88 нче һөнәр лицеен тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген Яр Чаллы шәһәрендә йөкче булып башлый, 2017 елдан – "Маланчев" КФХның машина йөртүчесе-механизаторы.

Өйләнмәгән.

 

Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы итеп Сергей Маклаков сайланды.

1977 елның 8 июнендә туган. 2019 елда В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетын «Юриспруденция» белгечлеге буенча тәмамлаган. Хезмәт юлын 1994 елда Красные Герои исемендәге күмәк хуҗалыкта төзүче булып башлый. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң Иске Ильдеряк авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе, директор булып эшли, 2010 елда Красные Герои исемендәге күмәк хуҗалыкта хуҗалык мөдире, күмәк хуҗалык рәисе урынбасары, "Нива" ҖЧҖ директоры урынбасары булып эшли. 2009 елдан – "Нива" ҖЧҖ, "Аксу Агро" ҖЧҖ бүлекчәләре җитәкчесе. Соңгы дүрт елда Аксубай универсаль технологияләр техникумының өйрәнү хуҗалыгы идарәчесе булып эшләгән.

Өйләнгән, өч бала тәрбияли.

 

Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы итеп Полина Мулеева сайланды.

1987 елның 29 декабрендә Иске Үзи авылында туган. Югары белемле. 2010 елда Алабуга дәүләт педагогия университетын «Педагог-психолог» белгечлеге буенча тәмамлый. 2007 елдан 2010 елга кадәр Иске Тимошкино гомумбелем бирү мәктәбенең музыка укытучысы, аннары Иске Тимошкино балалар бакчасында музыкаль җитәкче булып эшли. Тугыз ел дәвамында Иске Тимошкино мәдәният йортын җитәкләде.

Кияүдә, өч бала тәрбияли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X