Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы сайлаучыларының 93 проценттан артыгы Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирде

20:00 сәгатьтә Россиядә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү тәмамланды.

Тавыш бирүнең соңгы процедурасын без 3 нче Аксубай урта мәктәбендә урнашкан 571 нче сайлау участогында күзәттек. Тавыш бирү тәмамлануга ун минут кала учатокка тавыш бирергә соңгы сайлаучы килде.

– Безнең участокта сайлаучыларның килүе 94 процент тәшкил итте, – дип уртаклашты участок сайлау комиссиясе рәисе Татьяна Семенова. – Нәкъ 20:00 сәгатьтә Татьяна Семенова тавыш бирү тәмамлануы турында игълан итте.

Участок сайлау комиссиясе әгъзалары тавыш бирү өчен мөһерләнгән урналарны һәм тавыш бирергә теләүчеләр янына чыккан күчмә урнаны ачтылар. Участок сайлау комиссиясе бюллетеньнәрне һәм тавышларны санауга кереште. Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүләрне уздыру вакытында Аксубай районында 47 сайлау участогы эшләде.

Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Наталья Сорокина хәбәр иткәнчә, Аксубай районы территориясендә 21737 сайлаучы теркәлгән, Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә сайлаучыларның гомуми саныннан 93,98 проценты катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев