Аксубай районы сайлау участоклары һәр тавыш бирү көненнән соң эшкәртелә
Тавыш бирү көннәрендә Аксубай районының 46 сайлау участогы һәр көнне йогышсызландыру чаралар белән эшкәртелә.
Роспотребнадзор биргән киңәшләр буенча, тавыш бирүләр уза торган бүлмәләр, коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау максатларында, көн саен махсус эретмә белән эшкәртелергә тиеш. Бу процедураны йогышсызландыру белгечләре үткәрә.
Сайлау участоклары ябылгач, саклагыч киемнәргә киенгән хезмәткәрләр, бинаны, тавыш бирү урналары өслекләрен, кешеләр тотынырга мөмкин булган предметларны йогышсызландыру процессын оста башкаралар. Бу – әлеге катлаулы эпидемиологик чорда авыру йоктыруга юл куймый торган мөһим чараларның берсе. Профилактик йогышсызландыру процессыннан соң җилләтү өчен берничә минут вакыт таләп ителә. Барысы да чиста – ис тә, микроблар да калмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев