Аксубай районы сайлау участогында шашлык һәм пылау белән сыйлыйлар
Бүген Аксубайда 571 нче сайлау участогында тавыш бирергә килүчеләрне музыка, шашлык һәм пылау әзерләп каршы алалар.
Аксубай универсаль технологияләр техникумының үз территориясендә сайлаучыларны үзенә хас кунакчыллык белән каршы алуы күркәм йолага әверелеп бара.
Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Наталия Куштукова сүзләренә караганда, әлеге сайлау участогында 2082 тавыш бирүче теркәлгән, шуның 22 се беренче тапкыр тавыш бирә.
Техникум директоры Фәрхат Аюпов билгеләп үткәнчә, Дәүләт Думасына сайлаулар узган көн – һәркем өчен бәйрәм. Шуңа күрә алар тавыш бирергә килгән һәр кешене пылау, шашлык һәм камыр ризыклары белән сыйлыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев