Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы прокуроры үзәк район хастаханәсенең эштән читләштерелгән машина йөртүчеләр турындагы мәгълүматны кире какты

Интернет челтәрендә, ике көн дәвамында, Аксубай район үзәк хастаханәсендә эшләүче машина йөртүчеләрне судка тапшырулары турындагы хәбәр йөри.

Дәүләт гаепләүчесе, прокуратура тарафыннан, юлларда хәрәкәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне тикшергәннән соң, биш кешедән машина йөртү хокукларын алуны таләп итте.


Янәсе, биш машина йөртүчегә транспорт йөртү тыелган, гәрчә аларның хокуклары булса да.

Мәгълүматта билгеләп үтелгәнчә, машина йөртүчеләрнең Аксубай үзәк хастаханәсендә эшләүләре әйтелә. Район прокуроры да әлеге кешеләрнең хокукларын конфискацияләүне таләп иткән, һәм аны ңәлеге мөрәҗәгатен хуплаганнарар. Суд карарын да үтәгәннәр.


Редакциягә, бу яңалытан соң, уңайсыз хәлдә калган, район үзәк хастаханәсе машина йөртүчеләрнең берсе шалтыратты:- Бу биредә озак еллар эшләгән намуслы коллегаларга тап бит. Бөтен район, аларны белә һәм үз эшенә бирелгәнлекләре өчен хөрмәт итә.


Без район прокуроры Эдуард Хираҗев белән әлеге хәлне ачыклау өчен, телефон аша элемтәгә кердек. - Чыннан да, Аксубай районы прокуратурасы юл хәрәкәте иминлеге турындагы законнарның үтәлешен тикшерде. Аксубай район үзәк хастаханәсендә транспорт чаралары белән идарә итүгә каршы килеп чыккан һәм гамәлдәге машина йөртү таныклыгы булган 5 кеше исәптә тора. Әлбәттә, аларның хокуклары тартып алынды. Бу мәгълүматны без Татарстан Прокуратурасы сайтында урнаштырдык. Һәм нәкъ менә шушы мәгълүмат эчтәлекнең мәгънәсен бозу белән аңлатылды, – дип шәрехләде Аксубай районы прокуроры Эдуард Хираҗев "Авыл таңнары"газетасы редакциясенә биргән аңлатмасында. – Бу затлар монда эшләми. Алар бу сәламәтлек саклау оешмасында исәптә торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев