Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы мөселманнары Корбан гаетен уртак догалар белән каршы алдылар

Бүген мөселманнар ислам диненең төп бәйрәмнәренең берсе – Корбан бәйрәмен билгеләп үтәләр.

Бүген күпләр өчен бәйрәм көне мәчет ишекләрен ачып керү белән башланды. Дин тотучыларның күбесе көнне иртәнге намаздан башлап җибәрде, соңыннан вәгазьләр укылды. Бүген районның барлык мәчетләрендә дә бәйрәм намазлары укылды, ә районның үзәк мәчетендә мөселманнар аны ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие урынбасары, Көньяк төбәге казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров белән уртак дога белән каршы алды. 

Бәйрәм намазына район башлыгы Камил Гилманов та килде. 

– Бүген мөселманнар өчен изге бәйрәм – Корбан гаете. Бу бәйрәмне мәчеттә уртак догалар белән, ә аннары өйләрдә бәйрәм өстәле артында каршы алу, әти-әниләргә кайгырту күрсәтү, якыннарга ярдәм итү, балаларга якынрак булу, мәрхүмнәрне искә алу мөмкинлеге. Һәм, әлбәттә инде, изге гамәлләр кылу – корбан итен тарату, мохтаҗларга ярдәм итү, –дип билгеләп үтте район башлыгы бәйрәм котлавында. 

Корбан бәйрәме изге Мәккәгә хаҗ кылу тәмамлануны, шулай ук барлык мөселманнарга Ибраһим пәйгамбәренең батырлыгы турында искә төшерә. 

 –Корбан бәйрәме ислам диненең шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, кешелеклелек кебек иң югары әхлакый сыйфатларын күрсәтә, югары гомумкешелек кыйммәтләренә тугрылыклы булуыбызның күрсәткече булып тора. Бу изге көннәрдә һәр йортта Аллаһы Тәгаләгә шөкерана кылып, догалар укыла, дөньяның барлык мәчетләрендә тантаналы догалар яңгырый. Аллаһы Тәгаләдә безгә тынычлык һәм шатлык, бәхет һәм сәламәтлек, уңыш һәм иминлек, игелек һәм бәрәкәт бирсен, – дип котлады мәчеттә җыелган мәхәллә кешеләрен мөселманнарның рухи лидеры Равил хәзрәт Зөфәров. 

Корбан бәйрәме өч көн дәвам итә. Бәйрәм көннәрен якыннарың белән үткәрергә, кунакка йөрешергә, җылы аралашырга, бүләкләр ясарга кирәк. Нәкъ менә шушы көннәрдә гафу сорарга һәм килешергә кирәк. Бу бәйрәм безне мәчеттә бәйрәм намазы артында гына түгел, ә уй-ниятләрдә һәм изге эшләрдә дә бердәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев