Аксубай районы мәктәпләрендә Билгесез солдат көненә багышланган чаралар узды
В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче мәктәптә дәрес-практикум оештырылды.
Беренче мәктәптә җиденче сыйныф укучылары өчен тематик дәрес-практикум узды. Активист-кызлар өстәмә белем бирү педагогы белән берлектә дәрес сценариен әзерләделәр, шигыръләр өйрәнделәр һәм үзләренең сыйныфташлары алдында чыгыш ясадылар.
Педагог-оештыручы Анастасия Чернышева балаларга бүгенге көннең кыска тарихын сөйләде. Ел саен, 2014 елдан башлап, 3 декабрьдә Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә шул көнне 1966 елда Мәскәү астында немец гаскәрләренең тар-мар ителүенә 25 ел тулу уңаеннан, Билгесез солдатның җәсәде Ленинград шоссесының 41 нче чакрымында туганнар кабереннән (Зеленоград шәһәренә кергән юлда) алына һәм Мәскәү Кремле дивары янында Александровский бакчасында тантаналы рәвештә җирләнә.
Дәрес ахырында җиденче сыйныф укучылары обелисклар, һәйкәлләр ясап, тематик рәсемнәр күргәзмәсе оештырдылар.
Фото: мәктәп архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев