Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай районы мәктәпләре 199 ноутбук белән тулыланды

    Яңа ноутбукларны район педагоглары Цифрлаштыру елы кысаларында алды.

    Мәктәп укытучыларын ноутбуклар белән тәэмин итү Программасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Ак Барс Банк ярдәме белән гамәлгә ашырылган.

    Ноутбуклар тапшыру район үзәгенең 3нче мәктәбендә район башлыгы Камил Гилманов һәм банк-партнер җитәкчесе Мария Белова катнашында узды.

    – Цифрлы технологияләр – хәзерге заман дөньясының аерылгысыз элементы. 2022 елда Татарстанда педагогларга, талантлы, өметле яшьләргә ярдәм итү һәм икътисадны алга таба үстерүгә игътибар бирелә. Соңгы адым ясалды – Татарстанда җитештерелгән заманча ноутбуклар. Импортны алыштыру хәзерге шартларды аеруча актуаль.

    Район башлыгы белем бирү инициативаларын хуплаган өчен Мария Белова рәислегендә банкка рәхмәт әйтте.

    Банк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Татарстан ноутбуклары ярдәмендә Татарстан мөгаллимнәре заманча техникага гына түгел, ә Россия программалы тәэмин итүгә дә ия булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: