Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы көрәшчеләре Чистайда мактау пьедесталына менделәр

Аксубай районы спортчылары Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган 2004-2005 елларда, 2006 елда туган һәм яшьрәкләр арасында көрәш буенча Балалар фестивалендә катнаштылар.

Милли көрәш буенча турнирда катнашу өчен Чистайга республиканың күп кенә шәһәрләре һәм районнарыннан спортчылар җыелды. Безнең районны Түбән Татар Майнасы мәктәбе укучылары тәкъдим итте. Егетләр тренер Илһам Камалов тәрбияләнүчеләре.

Көрәш башыннан ук безнең спортчылар җиңәргә килүләрен күрсәттеләр. Үсмерләр, көндәшләренә үзләренең көчле һәм өстен булуларын исбатлап, көчле бил алыштылар. Алар җиңүләргә ихластан шатландылар, оттыруларны авыр кичерделәр.

Үзләренең яшь категориясендә мактау пьедесталының иң югары баскычын Илдус Камалов, Ильяс Хәбибрахманов, Халит Нурмәтов, Адел Садыйков күтәрелде. Икенче урынны – Сәет Сәйфуллин, өченче урынны Рияз Галимов яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев