Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы хезмәт ветераны, җәмәгать эшлеклесе Евгений Петрович Копонев белән хушлашты 

Бүген сугыш һәм хезмәт ветераннары җирле иҗтимагый оешмасы Президиумы әгъзасы Евгений Петрович Копонев белән хушлашу булды.

ТР Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов, район башлыгы Камил Гилманов туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклаштылар. Ветеранны соңгы юлга озатырга район җитәкчелеге, җәмәгатьчелек, аның хезмәттәшләре, фикердәшләре, якыннары, туганнары җыелды. Ул яшәгән йорт янында матәм митингы узды. 

- Евгений Петрович туган ягының чын патриоты булды, - дип ассызыклады район башлыгы Камил Гилманов. - Төрле елларда җитәкче вазыйфаларында эшләп, ул район, аның халкы өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләде. Физик халәтенә карамастан, ул үз ниятен һәм планнарын тормышка ашырырга омтылды. Шушы көннәрдә генә без аның белән Дмитриевский чиркәвен торгызу мәсьәләсе буенча очраштык. Ул районны чәчәк атучы итеп күрергә теләде һәм моның өчен зур көч куйды. Аксубай урамнарының берсенә Евгений Копаневның исемен бирергә тәкъдим итәм, ул моңа лаек. 

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, хезмәт ветераны Николай Петров матәм митингында Евгений Копоневның район үсешенә керткән хезмәте турында сөйләделәр. Тантанада катнашучылар Евгений Петровичны иң җылы сүзләр белән искә алдылар. 

Кызы Наталья әтисенә, аның өчен башкарган эшләре өчен, рәхмәт сүзләрен җиткерде. 
Аксубайлылар хәтерендә Евгений Петрович туган ягының тугры улы, тырыш һәм максатчан кеше булып калачак. Евгений Петровичны Кәкре Күл авыл җирлегенең православие зиратында җирләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев