Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы хезмәт ветераны, активист, җәмәгатьче Евгений Петрович Копонев вафат булды 

Аксубай районы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде.

80 яшендә сугыш һәм хезмәт ветераннары җирле иҗтимагый оешмасы Президиумы әгъзасы Евгений Петрович Копонев гүр иясе булды. Ул район иминлеге өчен киеренке хезмәт белән тулы якты гомер кичерде. Җәмгыятькә хезмәт итүне - тормыш юлының төп максаты итеп күрде. Евгений Петрович 1940 елның 28 августында Аксубай районының Түбән Баланда авылында туа.

Хезмәт эшчәнлеген бухгалтерлык курсларын тәмамлаганнан соң «Большевик» совхозында башлый, аннары Казан авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, Минзәлә районында комсомол оешмасы секретаре итеп сайлана.

Районга кайткач Евгений Копонев «Аксубай» совхозында бухгалтер, төрле елларда партком секретаре, баш икътисадчы, район хуҗалыклары җитәкчесе булып эшли. Эшлекле оештыручы буларак, 1978 елда Евгений Копоневны КПСС район комитетының икенче секретаре вазыйфасына тәкъдим итәләр, 4 елдан соң район башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. Евгений Петрович социаль әһәмияттәге объектлар төзү мәсьәләләрен хәл итүгә күп көч куйды.

Аның турыдан-туры контроле астында районның матди-техник базасы ныгытыла, 12 мәктәп, 13 авыл мәдәният йорты сафка баса, 16 күпер файдалануга тапшырыла. Җирлек территорияләрендәге тәртип, төзекләндерү эшләре, инфратармакны үстерү, халыкның мәдәни ялын оештыру һәрвакыт аерым контрольдә тотылды.

Хезмәт эшчәнлегенең соңгы 15 елында ул «Росгосстрах»ның район бүлеген җитәкләде. Хәтта лаеклы ялга чыккач та сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе вазифасында зур иҗтимагый эш алып барды.

Ул 10 ел дәвамында ветераннар советын җитәкләде. Аның җитәкчелегендә ветераннар оешмасы ветераннарның тормыш шартларын яхшырту, яшьләргә патриотик тәрбия бирү, ветераннарны актив спорт һәм иҗат белән шөгыльләнүгә җәлеп итү буенча эшне активлаштырды.

Евгений Петрович район чикләрендә дә яхшы таныш булган «На завалинке» ансамбле җитәкчесе иде, 7 тапкыр «Уйнагыз, гармуннар!» Россия фестиваленә барды, аның лауреаты булды. Ул шулай ук әдәби эшчәнлек тә алып барды – шигырьләр иҗат итте, җырлар язды, җыентыклар чыгарды, гармунда уйнауны актив пропагандалады, яшь буында гармунга кызыксынуны күргәндә, чын күңеленнән шатланды.

Евгений Копонев инициативасы буенча районда Бөек Ватан сугышы геройлары - якташларыбыз Филипп Мазилин, Шакир Әхмәтҗанов истәлеген мәңгеләштерделәр, район үзәгендә Рәис Беляевка, Түбән Баландада репрессияләнгән авыл халкына һәйкәлләр ачылды. Үзенең хезмәт һәм иҗтимагый казанышлары өчен ул район, республика ведомстволары җитәкчелегеннән бик күп бүләкләргә ия.

Гомеренең соңгы көненәчә ул уңай идеяләр һәм киләчәккә планнар белән яшәде. Аның тормыш иптәше Руфина Петровна белән дустанә мөнәсәбәтләре - гаилә кыйммәтләренең чын үрнәге. Евгений Копоневның якты образы безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак. 

ТР Хисап палатасы рәисе А.И. Демидов, Аксубай муниципаль районы башлыгы К.К. Гилманов, А.Ф. Горбунов, И. М. Заһидуллин, Р.М. Галиев, И. И. Моратшин, И.И. Ислямов, С.В. Александров, Р.М. Гатин, Г.П. Бобкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев