Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы халкын Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы митингта катнашырга чакыралар

Аксубай районы Мәдәният йорты 9 майга төрле чаралар әзерләде.

9 май көнне үзәк мәйданда район халкын бай эчтәлекле программа көтә.

Чара башланганчы сугыш чоры җырлары яңгыраячак.

Сәгать 10:00 да тантаналы митинг башлана. Сезне бәйрәмне алып баручылар рус һәм татар телләрендә сәламләячәк.

Сәгать 10:10 Бөек Ватан сугышы елларында яу кырында башларын салган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл итәгенә веноклар салу чарасы узачак.

10:30 сәгатьтә – Бер минутлык тынлык. Җиңү хөрмәтенә залплар.

10:32 сәгатьтә – Г.Г. Романов хөрмәтенә Аксубай-Кәкре Күл җиңел атлетчылар кроссына һәм автомотоузышка старт биреләчәк.

Сәгать 10:40та “Барыбыз өчен дә бер Бөек Җиңү” дип исемләнгән әдәби-музыкаль тамаша билгеләнгән. Сезгә Варвара Панюкова, Резидә Гатина, Дмитрий Дмитриев, Алим Идиятуллин һәм башка үзешчән артистлар үзләренең матур чыгышларын тәкъдим итәчәк.

“Настроение” бию ансамбле сугыш еллары темасына попурри башкарачак. Аксубайлыларны шулай ук район Мәдәният йортының “Катюша” җыр һәм “Тонус” бию төркемнәре чыгышлары белән сөендерәчәк.

Тамаша “Җиңү көне” җыры һәм ветераннарга чәчәкләр бүләк итү белән тәмамланачак.

Сәгать 10:55тә – район башлыгы Камил Гилманов, ТР спорт министры Владимир Леонов, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм яшь буын вәкилләре чыгышы көтелә.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы хөрмәтенә бәйрәм парады 11:15 сәгатьтә башлана.

12:00 сәгатьтән 12:30 сәгатькә кадәр бәйрәмдә катнашучылар алдында Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр чыгыш ясаячак.

Бәйрәм көне бистәнең үзәк мәйданында массакүләм күңел ачу белән тәмамланачак, башлана 19:00 сәгатьтә.

 

Фото: архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев