Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы халкын «Җиңү диктанты»нда катнашырга чакыралар

Патриотик акция 29 апрельдә узачак

Төбәк мәйданчыкта да, шулай ук онлайн форматта да катнашырга мөмкин.

Беренче тапкыр «Җиңү диктанты» 2019 елда узды, анда 100 меңгә якын кеше катнашты. Ә 2020 елда Россиядән һәм 75 чит илдән миллионнан артык кеше үз белемнәрен тикшерә алды.

Быел Аксубай районында «Җиңү диктантын»н уздыру мәйданчыгы булып 3 нче Аксубай мәктәбе торачак. Шулай ук диктантпобеды.рф сайтында яисә «Җиңү диктанты» мобиль кушымтасында катнашырга мөмкин.

«Җиңү диктанты» сорауларының бер өлеше Бөек Ватан сугышында Җиңүнең беренче елына һәм бөек Совет полководецларының юбилейларына багышланачак.

«Җиңү диктанты»нда катнашуны раслаучы сертификатны акция тәмамлангач Диктант узган көнне төбәк мәйданчыкта оештыручыларга мөрәҗәгать итеп алып булачак.

 

Фото: архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев