Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы халкы җыештыру өмәләрендә актив катнаша

Киса авылында булачак парк һәм балалар мәйданчыгын чистарттылар.

Авыл халкы инициатива күрсәтеп, өмәгә чыкты һәм зур территорияне чүп-чардан, коры үләннән, агач-ботаклардан чистартты. Өмәдә олысы да, кечесе дә катнашты – мәктәп укучылары да, ир-атлар да, хатын-кызлар да, пенсионерлар да.

Чүпне төяп түгү өчен тагылма белән шәхси транспорт, арбалы тракторлар да җәлеп ителде.

Кисалылар авыл тормышында актив катнашалар һәм алга таба балалар мәйданчыгы, тренажерлар белән спорт мәйданчыгы төзү буенча үз фикерләрен белдерәләр.

– Бергәләп күп кенә проблемаларны хәл итәргә була, – диде авыл җирлеге башлыгы Алексей Макаров һәм авыл халкына өмәдә катнашкан өчен рәхмәт белдерде.

 

Фото: Яңа Аксубай авыл җирлеге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев