Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай районы халкы кәгазь басмаларны укырга ярата

    ТАССР төзелүнең 100 еллыгына, Бөтенроссия китапханәләр көненә һәм Бөтенроссия гаилә көненә багышланган чаралар кысаларында үткәрелгән “Китап. Вакыт. Без” фотобәйгесенә йомгак ясалды.

    Бүген китап сатып алу, аны интернетта яки китапханәдә табу зур авырлык тудырмый. Бөек иҗатчыларның әсәрләрен уку өчен гаджетлар пәйда була һәм камилләшә бара. Кызганычка каршы, кешеләр кәгазь варианттагы китаплар турында оныта башладылар дигән хис туа. Күпләр китапханәгә барганчы, кирәкле әдәбиятны Бөтендөнья челтәрендә табу күпкә җиңелрәк, дип саный.

    Кешеләр типография буявы исе килеп торган чын китапларның кадерен белүдән туктады. Бер генә гаджет та кәгазь варианттагы китапларны укыган вакытта туган хис-кичерешләрне тапшыра алмаячак.

    Аксубай китапханәсе хезмәткәрләре дә замана белән бергә атларга тырышалар. Алар интернетны үз максатларында актив кулланалар.
    Шулай итеп, алар китап укучыларны һәм кәгазь басмаларны бәяләүчеләрне күбрәк җәлеп итү өчен, социаль челтәрләрдә ”Китап. Вакыт. Без” фотобәйгесен оештырдылар.

    Конкурс ике этапта узды. Бәйгедә катнашучылар башта китаплар белән төшкән фотографияләрен җибәрделәр, анда алар иң яраткан китаплары турында сөйләделәр. Шуннан соң берничә көн дәвамында Instagram (@aksulibrary) социаль челтәрендә ошаган эш өчен онлайн тавыш бирү узды. Әбүнәчеләр басылган фотоэшләрне актив бәяләделәр.

    Фотобәйгедә төрле яшьтәге һәм һөнәрдәге 70 тән артык кеше катнашты. Шул рәвешле алар, безнең район халкының интернетта утырудан тыш, басма китаплар һәм журналларны да актив укуын күрсәттеләр. Иң бәләкәй катнашучыга бер яшь тә юк, ә иң өлкәненә – 90 яшь. Китап уку аларның һәркайсына ләззәт бирә.

    Тавыш нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә җиңүчеләр ачыкланды.

    Барлык җиңүчеләргә дә китапханә администрациясе исеменнән – дипломнар һәм истәлекле бүләкләр, ә катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак.

     

    Фото Анастасия Петрованың шәхси архивыннан алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: