Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай районы халкы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә кышкыга азык-төлек туплады

    Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда иртәдән үк җанлылык хөкем сөрде.

    Иртәнге сәгать җиделәр тирәсендә биредә сәүдә рәтләрен урнаштыра башладылар инде. Халыкны Өлкәннәр көненә багышланган традицион көзге ярминкәгә җәлеп итеп, күңелле музыка уйнады. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары сатуга бодай, арпа, борчак продукциясен алып килделәр.

    Районның мәгариф учреждениеләре – мәктәпләрнең ярдәмче хуҗалыкларында үстерелгән һәм үз ихтыяҗларыннан артып калган уңышны – бәрәңге, чөгендер, кәбестә, кабак, кишер, җиләк-җимеш һәм бал тәкъдим иттеләр. Һәр сәүдә ноктасы көзге табигать күренешләре буенча матур итеп бизәлгән иде. Мәктәпләр моңа аерым иҗади якын килгәннәр – табигый материалларны кулланып бизәлгән композицияләр сатып алучыларны ерактан ук җәлеп итеп торды.

    Район башлыгы Камил Гилманов сәүдә рәтләрен карап чыкты, үз товарларын тәкъдим иткән мәгариф учреждениеләре һәм районның авыл хуҗалыгы формированиеләре вәкилләре белән аралашты.

    Шул ук вакытта мәйданда музыка, үзешчән сәхнә осталары һәм яшь вокалчылар башкаруында җырлар яңгырады. Сатып алучылар, күпчелек өлкән буын кешеләре, яшелчәләрне теләп сатып алдылар. Аларның күпчелеге йорт яны участогы булмаган күп фатирлы йортларда яши, ә кышкыга запас тупларга кирәк. Ә авыл хуҗалыгы ярминкәсе – алар өчен менә дигән мөмкинлек. Товарларның бәяләре дә, кибеттәге белән чагыштырганда, күпкә арзанрак.

    Пенсионерлар шулай ук ашлык продукциясе белән дә кызыксындылар. Бөртек һәм борчак тутырылган капчыклар янына килгән Анна Ивановнаны сатучылар елмаеп каршы алдылар.

    – Безгә арпа һәм борчак кирәк, – диде ул. – Без катнаш азык әзерлибез, ваклагыч аша уздырабыз, бозауларга да, кош-кортка да ашатабыз. Хәзер ирем килә, төяп алып китәбез.

    Аксубай үзәк китапханәсе хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы ярминкәсендә «Җир– минем туендыручым» дип исемләнгән китап-журнал күргәзмәсе тәкъдим иттеләр, бу да ярминкәдә катнашучыларның игътибарын җәлеп итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: