Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы кешесе күренекле якташыбыз турында китап чыгарды

Туган як тарихын өйрәнүче Владимир Чураковның Надежда Петрова белән берлектә Чуашстан югары суд органының беренче рәисе М.Ф. Спиридонов, Иске Савруш һәм Савгач авылларының күренекле кешеләре турындагы китабы дөнья күрде.

Басма Чуаш Республикасы Югары Суды хөкемдары Н.В. Яковлевның «Чуашстан Республикасы Югары Суды – еллар, вакыйгалар, кешеләр» исемле китабына һәм туган якны өйрәнүче берничә еллар дәвамында республика архивларыннан бөртекләп җыйган бай тарихи мәгълүматларга, Спиридоновның туганнары истәлекләренә нигезләнгән.

– Мин үз алдыма халыкка безнең төбәкләрдә нинди күренекле шәхесләрнең тууын, аларның үзләренең омтылышлары һәм рух ныклыгы белән нинди биеклекләргә ирешүләрен җиткерү бурычын куйдым, – ди Владимир Чураков. – Чуашстан Республикасы Югары Судының беренче рәисе Матвей Спиридонов интеллектуал, киң күлле, көчле һәм максатка омтылышлы кеше булган.

Спиридоновның нәсел шәрәҗәсен тәкъдим итү дә шулай ук укучыларда зур кызыксыну уята ала.

Брошюра – төбәк тарихына экскурсия, кешеләр, вакыйгалар белән танышу. Ул укучыны битараф калдыра алмый. «Матвей Филиппович Спиридонов» дигән исем астында чыккан китап белән Аксубай үзәк китапханәдә танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X