Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы кешеләренә малларын урамда йөрткән өчен штраф яный 

Районда яшел үсентеләргә һәм шәхси милеккә зур зыян сала торган йорт хайваннарын ирекле йөртү элеккечә үк кискен проблема булып кала бирә.

Аксубай соңгы елларда шактый үзгәрде. Районны төзекләндерүгә күп көч һәм акча сарыф ителә. Күптән түгел яңа арт-объектлар, җәмәгать киңлекләре – бистәдә яшәүчеләр яратып йөри торган урыннар барлыкка килде. Әмма халык көче белән тудырылган һәр матурлыкка иректә утлап йөргән маллар зур зыян китерә. 

Социаль челтәрләрдә урамнарда утлап йөргән хайваннар мәсьәләсенә бәйле мөрәҗәгатьләрне еш күрергә була. Чөнки иректә утлап йөргән вак һәм эре терлекләр үзләре артыннан бик күп начар нәтиҗәләр калдыралар. Хайван хуҗаларының җавапсызлыгы җитди проблемаларга китерергә мөмкин. 

Урамда йөргән хайваннар сәламәтлеккә зыян китерергә, кешеләрнең мөлкәтен бозарга, автомобильләргә зыян салырга мөмкин. Еш кына алар аркасында юл-транспорт һәлакәте дә килеп чыга. Шуңа бәйле рәвештә районның административ комиссиясе халыкны әлеге проблемага җаваплы карарга чакыра. 

– Йорт хайваннарын һәм кошларны тоту кагыйдәләрен бозган, билгеләнгән кагыйдәләргә игътибар итмәгән өчен җәза каралган, – дип сөйли Аксубай районы административ комиссиясе җаваплы сәркатибе Николай Камбулов. – РФ КоАПның 3.6 маддәсе нигезендә, 2 меңнән 3,5 мең сумга кадәр административ штраф салына. Сүз уңаеннан, безнең кулда маллары район үзәге урамнарында еш күренгән гражданнар исемлеге бар. Гражданнар тарафыннан ел дәвамында кабат кылынган гамәлләр өчен санкцияләрне катгыйландыру каралган. Аларга 3 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф салына. Кара исемлеккә эләкмәс өчен, билгеләнгән кагыйдәләрне бозмагыз. Йорт хайваннары көтүдә, бәйдә яисә йорт ишегалдында асралырга тиеш. 

Үз чиратында, шәһәр тибындагы бистә башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров билгеләп үткәнчә, ел башыннан административ хокук бозулар турында ун беркетмә төзелгән инде. 

– Әлбәттә, йорт хуҗалыгында маллар асрау хуплана. Әмма бу уңайсызлыклар тудырырга тиеш түгел, – дип ассызыклады ул. – Кеше хезмәтен бәяләү мөһим һәм алар кулы белән тудырылган матурлыкны бер генә очракта да ямьсезләмәскә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев