Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы исәпкә алу кампаниясенә әзер

Аксубай муниципаль районында Бөтенроссия исәпкә алуны үткәрүгә барлык әзерлек эшләре дә тәмамланган. Бу хакта статистика бүлеге белгеч-эксперты Фәридә Гамируллина бәян итте.

– Район буенча 8 контролер, 51 исәпкә алучы, район дәрәҗәсендә 1 инструктор билгеләнде. (Республикада Бөтенроссия халык санын исәпкә алу-2020 кампаниясен үткәрүгә 8,5 меңнән артык кеше җәлеп ителәчәк. Моннан тыш, персоналны оператив алмаштыру өчен 15 процент резерв әзер, бу 1,3 меңнән артык кеше). Исәпкә алу һәм стационар участоклар өчен биналар сайланган. Исәпкә алучылар сораштыруларны планшет компьютерлар кулланып үткәрәчәк. Кәгазь исәпкә алу битләре аерым очракларда гына (әйтик, планшет компьютеры сафтан чыкканда) кулланылачак.

Исәпкә алучының үзе белән таныклыгы булачак, ул аны паспорт белән бергә тәкъдим итәргә тиеш. Аерым атрибутлардан: планшет компьютеры белән зәңгәр төстәге сумка, ВПН символикасы белән жилет һәм шарф, фонарь. Барлык контролерлар һәм исәпкә алучылар бәхетсезлек очракларыннан бушлай иминиятләштерелгән. Респондентлардан мәгълүматлар җыйганда Роспотребнадзорның яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча тәкъдимнәре төгәл үтәләчәк. Исәпкә алу кампаниясендә катнашучы барлык персонал битлекләр һәм перчаткалар белән тәэмин ителәчәк.

Халыкны исәпкә алу 2021 елның 1 октябрендә 00:00 сәгатьтә планлаштырылган – исәпкә алу битләренең барлык сораулары исәпкә алу мизгеленә карата биреләчәк.

Халык үзенең даими (гадәти) яшәү урыны буенча исәпкә алыначак. Ул кеше теркәлгән адрес буенча туры килергә дә, тәңгәл килмәскә дә мөмкин.

– Алда торган исәпкә алу кампаниясеннән нәрсә көтәргә була?

– Россия халкын исәпкә алу соңгы тапкыр 2010 елда узган иде. Шуннан соңгы 11 ел эчендә илебез бик үзгәрде. Алда торган исәпкә алу кампаниясе бүген безнең нәрсәгә ия булуыбызны күрсәтәчәк. Ул хуҗалыкларның саны, аларның структурасы һәм гаиләләрнең яшәү шартлары; белем дәрәҗәсе, халыкның милли составы; телләр һәм аларны куллану турында актуаль мәгълүматлар алырга мөмкинлек бирәчәк. Бу яңа дәүләт проектлары һәм программалары нигезенә әйләнәчәк бик мөһим мәгълүматлар.

– Искә төшереп үтегез әле, гражданнар исәпкә алуда ни рәвешле катнаша алалар?

– Бөтенроссия исәпкә алу 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр үткәрелә:

2021 елның 15 октябреннән 8 ноябренә кадәр «Халык санын исәпкә алуда катнашу» хезмәте «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында» хисап язмасы булган һәркем өчен ачык булачак. Үзең һәм гаилә әгъзалары өчен исәпкә алу битләрен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге барлыкка киләчәк, шул исәптән мобиль кушымтада да.

Исәпкә алу процедурасын узганнан соң, барлык хуҗалыкларга цифрлы раслау коды һәм QR-коды формалашачак. Исәпкә алуда катнашуны раслау өчен респондентларга исәпкә алучыларга исәпкә алуны раслаучы кодларны яисә QR-кодны күрсәтергә кирәк.

15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр стационар исәпкә алу участоклары эшләячәк. Исәпкә алучы белән өйдә аралашу мөмкинлеге яисә теләге булмаган гражданнар, анда исәпкә алуда катнашу яисә дәүләт хезмәтләре порталында исәпкә алуны узуны раслау өчен килә алалар. 18 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр исәпкә алучылар үз участокларында торак биналарны йөреп чыгачак, дәүләт хезмәтләре порталында исәпкә алу узмаганнарны исәпкә алачаклар, интернет-исәпкә алу узуны раслаучы кодларны тикшерәчәкләр. Әгәр сездә исәпкә алу кампаниясе буенча сораулар туса, кайнар линия телефоннары буенча шалтырата аласыз: 8 (843)221-78-78 – Татарстанстат (Казан шәһәре); 8 -800-707-20-20 – Бөтенроссия исәпкә алуның Бөтенроссия кайнар линиясе; 8 (843 44) 2-73-67 – Аксубай, статистика бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев