Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай районы Иске Ильдеряк мәктәбе “Ватанны саклаучыларга” дигән акциягә кушылды

    Иске Ильдеряк урта мәктәбе коллективы Украинадагы махсус операциядә катнашучы Россия хәрбиләре өчен тәм-томнар белән посылкалар җыйды.

     

    “Татлы” йөкне “Бердәм Россия” партиясенең Аксубай җирле бүлекчәсенә китергәннәр.

    Мәктәп укучыларыннан солдатларга посылкалар җибәрү инициаторлары – мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Ирина Прохорова һәм тарих укытучысы Светлана Альметкина булды. Тәм-томнар белән бергә, укучылар солдатлар өчен дулкынландыргыч хатлар һәм рәсемнәр дә әзерләделәр.

    – Бу изге эштән беркем дә читтә калмады, – дип билгеләп үтте Ирина Прохорова. – Барлык мәктәп хезмәткәрләре, барлык балалар да үз өлешләрен керттеләр. Һәркем солдатларны нәрсә белән дә булса сөендерергә тырышты, кемдер шоколад, печенье, кемдер кәнфит алып килде. Башлангыч сыйныф укучылары рәсемнәр ясадылар, өлкәнрәкләр үзләренең хөрмәтләрен белдереп, аларның батырлыгына сокланып хатлар яздылар. Һәр хатта – иң изге, якты теләкләр. Бу игелекле акциядә безнең катнашуыбыз, батыр сугышчыларның кәефен күтәрер, аларга авыр сугыш көннәрен бизәргә ярдәм итәр, дип ышанабыз.

    – Без бу посылкаларны алга таба ДНР һәм ЛНР территориясендә махсус операциядә катнашучыларга тапшыру өчен, Дмитрий Медведевның Казандагы иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә алып китәчәкбез, – диде «Бердәм Россия» партиясенең Аксубай районы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Шәүкәт Нургалиев. – Ә Иске Ильдеряк мәктәбе коллективына бу акциядә катнашканнары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: