Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай районы интернат-йортында ветераннарга игътибар аерым

    Федоровка интернат-йортында социаль проектлар кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм өлкәннәр өчен психологик тренинглар һәм шәхси гимнастикалар уза.

    Дәвалау физкультурасы буенча инструктор Гөлгенә Җамалиева һәм учреждение психологы Клара Волкова социаль хезмәтләр алучылар белән төркем һәм шәхси дәресләр үткәрәләр.

    Федоровка интернат-йортында яшәүчеләргә, COVID-19 пандемиясенә бәйле рәвештә, учреждениенең изоляция режимында эшләвенә карамастан, үз вакытында ярдәм күрсәтелә.

    Бөек Ватан сугышы ветераннары Миңкамал Нургатина, Наталья Балыгина һәм Нина Захарова белән бармак гимнастикалары, психологик тренинглар үткәрәләр.
    Федоровка интернат-йорты хезмәткәрләре берничә тапкыр билгеләп үткәнчә, бармак гимнастикасы һәм мандал терапиясе ветераннарның хәлендә яхшы чагылыш таба.

    Бармаклар белән эшләү гимнастикасы хәтерне, баш мие эшчәнлеген яхшырта, баш мие күзәнәкләренең картаюын акрынайта, һәм склерозны профилактикалауда яхшы чара булып тора.

    Мандал терапиясе кешегә, кагыйдә буларак, тынычлану өчен кирәк. Бу рәсем ярдәмендә мавыктыргыч терапия, кешегә үз-үзен танып белергә, рухи һәм шәхси яктан үсәргә, физик сәламәтлек табарга ярдәм итә.

    Федоровка картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре биредә яшәүчеләр белән эшләүдә һәрвакыт аларның хәлен яхшыртырга ярдәм иткән техникаларны кулланырга тырышалар.

    Фото: Федоровка интернат-йорты архивыннан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: