Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай районы Җиңү батыры Хәйретдинов Галимҗан Закирҗан улы белән хушлашты

    Район җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. Бөек Ватан сугышы ветераны Галимҗан Закирҗан улы Хәйретдинов 97 яшендә вафат булды.

    Ул 1923 елның 25 нче сентябрендә Яңа Үзи авылында дөньяга килә. Җидееллык мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлый.

    Яшьтән эшләп үскән авыл егетенең авыл хужалыгына, техникага омтылышы зур була. Механик булу теләге белән, ул 1938 елда Чистай авыл хужалыгы техникумына укырга керә. Сугыш башланып китү сәбәпле, техникумда укучы яшьләрдән укытучылар хәзерли торган курслар ачалар һәм Галимҗан аны уңышлы гына тәмамлый. Аннан соң туган авылы мәктәбенә кайтып балаларга белем бирә башлый.

    Галимҗан Закирҗан улы 1942 елның гыйнварында фронтка китә. Брянск, Ржев, Рига шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Сугыштан 1945 елның гыйнварында кайта.
    Сугыштан соң ул кабаттан туган мәктәбендә эшли башлый, читтән торып институтка укырга керә.

    1951-58 нче елларда Яңа Үзи авылы мәктәбендә уку мөдире һәм директор булып эшли.

    1958 елның маенда Аксубай район комитеты бюросы тәкъдиме белән, күмәк хуҗалыкның гомуми җыелышында “Верный путь” колхозы рәисе итеп сайлана. Ул эшләгән елларда колхоз терлекчелек буенча районда алдынгылардан санала.

    Лаеклы ялга чыккач та ветеран, яңаүзилеләр буынына тәрбия биреп, мәктәп укучылары һәм яшьләр арасында актив ватанпәрвәрлек эше алып бара.
    Галимҗан Закирҗан улының гомере Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы билгеләп үтелгән истәлекле елда өзелде. Ветеранның фронт һәм хезмәт юлы район халкы өчен батырлык һәм фидакарьлек үрнәге булып тора. Галимҗан Закирҗан улы азат итүче солдат, солдат-сакчы буларак халык хәтерендә мәңге саланыр.

    К.К. Гилманов, И.М. Заһидуллин, А.Ф. Горбунов, Р.М. Галиев, И.М. Моратшин,

    И.И. Ислямов, С.В. Александров, Р.М. Гатин, И.Р. Мәхмүтов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: