Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай районы гыйбадәт йортларында якты Раштуа бәйрәме хөрмәтенә гыйбадәтләр узды

    Бүген төнлә Аксубай районының барлык правослау чиркәүләрендә Раштуа бәйрәменә багышланган бәйрәм гыйбадәтләре узды.

    Бу көнне барлык мәхәлләләрдә дә ачык патша капкалары каршында гыйбадәт кылу матур традициягә әверелә, ә дин тотучылар аларда катнаша ала.

    Аксубайда якты Раштуа бәйрәмен аеруча шатланып каршы алдылар. Феодосий Тотемский чиркәвендә төнге Раштуа гыйбадәте узды. Ул чиркәү хорының вокал җыры белән үрелеп барды һәм гаҗәеп башкару чиркәүдә җылы атмосфера тудырды.

    Аксубай правослау чиркәвендә Раштуа бәйрәменә шулай ук күптәнге традиция буенча кар мәгәрәсе корганнар. Ул Иисус дөньяга килгән Вифлием мәгарәсен искә төшерә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: