Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы гадәттән тыш хәлләр комиссиясендә куркыныч авыруларга бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар

Бүген гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең чираттан тыш утырышы булып узды.

Көн тәртибенә – африка дуңгызлар чумасы һәм кош гриппы авыруларына бәйле мәсьәлә кертелде. Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүматлар белән район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллин таныштырды. Ул ассызыклап үткәнчә, тулаем Россия буенча һәм Татарстанда ике куркыныч авыру – кош гриппы һәм африка дуңгызлар чумасы буенча хәл кискенләшә. Ул шулай ук авыл җирлекләре территорияләрендәге үләт базларының торышына да тукталды.

ТР буенча Россельхознадзор идарәсенең ветеринария инспекторы Эвелина Нотфуллина үз чыгышында район территориясендә куркыныч инфекцияләр чыганаклары барлыкка килүгә юл куймас өчен оештыру планында нинди гамәлләр кылырга кирәклеге турында сөйләде. Төп моментлар арасында – район дәрәҗәсендә район территориясендә африка дуңгызлар чумасы вирусының үтеп керүе һәм таралуына юл куймау буенча эш-гамәлләрне координацияләү һәм җитәкчелек итү буенча оператив ведомствоара штаб төзергә кирәк. Заманча элемтә чараларыннан файдаланып, халыкка ветеринария күзәтчелеге таләпләре турында хәбәр итәргә.

– Мал хуҗаларына йорт хайваннарын һәм кошларны иректә йөрткән, үлем очракларын яшергән өчен штраф санкцияләре каралуы турында җиткерергә, – дип билгеләп үтте ветинспектор.

КМ Баш ветеринария идарәсенең ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге бүлеге консультанты Ольга Алексеева кош гриппын һәм африка дуңгызлар чумасын профилактикалау чараларына тукталды.

Комиссия күтәрелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев