Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай районы Федоровка интернат-йортында яшәүчеләр сугыш батырларын искә алдылар

    Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларындагы бәйрәм чаралары мәкерле авыруның таралуына юл куймау максатларында кертелгән махсус санитар-эпидемиологик режим вакытында барлык профилактик чараларны үтәп узды.

    Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Федоровка интернат-йортында өмә узды. Коллектив учреждение әлеге бөек бәйрәмне чиста һәм тәртип урнаштырылган килеш каршы алсын өчен зур тырышлык куйды. Өмәдә хезмәткәрләр генә түгел, интернат-йортта яшәүчеләр дә теләп катнашты.

    Федоровка интернат-йорты территориясендә урнашкан ”Җиңү” скверында сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны хөрмәтләп искә алдылар. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чарада, сугышта һәлак булган батырларга рәхмәт йөзеннән, стела итәгенә веноклар кую тантанасы узды. Хезмәткәрләр һәм ветераннар һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

    Шулай ук сугыш ветераннарын хөрмәтләү оештырылды. Ветераннарга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Рәхмәт хатлары һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан котлау открыткалары тапшырылды.

    Фото: Федоровка интернат-йорты архивыннан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: