Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы башлыгы Социалистик Хезмәт Герое Валентина Сорокинага «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды

Аксубайда яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Валентина Сорокина 85 яшьлеген билгеләп үтте.

Аны олуг юбилее белән район башлыгы Камил Гилманов, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Елена Зайцева һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов котладылар.

 – Сез авыр чорда хезәт куйдыгыз, совхоз уравляющие булып эшләгәндә безгә бергә эшләргә туры килде. Гаиләгезне, тормыш иптәшегезне яхшы белә идем. Сезнең бөтен эшчәнлегегез, бөтен тормышыгыз эштә узды, Сез  дуңгызчылык тармагын үстерүгә зур өлеш керттегез. Балаларыгыз сезнең үрнәктә ничек яшәргә кирәклеген күреп, хезмәттә тәрбияләнделәр, – дип билгеләп үтте район башлыгы котлау сүзендә.

Камил Гилманов юбиляр белән  якташлар  –  район башлыгы тумышы белән Ямбайдан, ә Валентина Васильевна күрше Михайловка авылыннан булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, бу авыл һәрвакыт хезмәт сөючән һәм тәртипле кешеләр белән дан тоткан.

Валентина Васильевна 1936 елның 27 февралендә Михайловка бистәсендә туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң  урман кисүдә эшли. Җаваплылык Валентинаның характерының төп үзенчәлеге була, торф чыгаруга киткән апасы авырып киткәч, ул, 16 яшьлек кыз, аның урынына үзе китә.

Ә кайткач туган совхозында фермада эшли башлый. Тиздән уңган дуңгызчы турындагы дан бөтен Аксубай районы буйлап тарала. Валентина елдан-ел үз алдына яңа бурычлар куя.  Районның иң алдынгы дуңгыз караучысы VIII  бишьеллык йөкләмәләрен, мәсәлән, 3.5 ел эчендә үти. IX, X бишьеллыкларда да уңышлы эшли. Моны раслаучы саннар да шактый. Тик дуңгызчылар нинди шартларда эшләгәнен күрмәгән буынга бу саннар нәрсә әйтә ала соң. Валентина Васильевна эшләгән ферма иске, комплекслы механикалаштыру өчен җайлашмаган биналарда урнашкан була. Хезмәт тулысынча кул белән башкарыла. Терлекчеләрдән хезмәт сөючәнлек кенә түгел, ә сәламәтлек, фидакарьлек тә таләп ителә.

1985 елга кадәр ул туган совхозында дуңгыз караучы булып эшли. Ә Аксубай дуңгызчылык комплексы сафка баскач, анда симертү цехында эшли башлый – 1991 елга кадәр, хәтта лаеклы ялга чыккач та, берничә ел дуңгызлар үстерүдә, яшьләргә алдынгы тәҗрибә биреп, эшли.

Алдынгы дуңгыз караучының хезмәт бүләкләре дә бихисап. 1971 елда ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, 1973 елда Ленин ордены белән бүләкләнә. Ә 1976 елның 23 декабрендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Валентина Васильевнага Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

Район башлыгы ул вакытта «Восход» совхозының күрсәткечләре районда гына түгел, ә Советлар Союзында да иң яхшылардан булуын ассызыклады.

Данлы терлекченең фидакарь хезмәтен Татарстан  да онытмый  – Камил Гилманов  юбилей көнендә Валентина Сорокинага  Татарстан Республикасының дәүләт бүләген – «ТАССРның 100 еллыгы» медален,  Татарстан Президенты һәм район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырды.

Юбиляр белән чәй табыны артында аның  үсмер һәм яшьлек елларының нинди авырлыклар белән узуын искә төшерделәр. Әмма юбиляр өчен ул тормышының иң гүзәл чоры.

– Һәр кеше өчен бәхет ул гаиләң, яраткан эшең, балаларың булуда, – дип нәтиҗә ясады Валентина Васильевна. – Һәр хезмәт мактауга лаек, бары тик иренмичә намуслы эшләргә генә кирәк.

 

Фото: Людмила Жаренова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев