Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы башлыгы сайлау участокларында булды

РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча Гомумроссия тавыш бирүнең төп көнендә район башлыгы Камил Гилманов Аксубай районының сайлау участокларында булды.

Универсаль технологияләр техникумында урнашкан 571 нче сайлау участогында, барлык сайлау участокларындагы кебек үк, аның температурасын үлчәделәр, кулларын йогышсызландырдылар.

Сүз уңаенда, район башлыгы Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең беренче көнендә тавыш бирде. Керү юлында ул сайлау участогында хокук тәртибен тәэмин итүче полиция хезмәткәрләре белән аралашты, сайлау комиссиясе әгъзаларының кәефе һәм тавыш бирергә килүчеләрнең гомуми кәефе белән кызыксынды.

– Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, сайлау участокларында тавыш бирүләр барлык санитар нормаларны үтәп, контактсыз уза Халык актив катнаша һәм коронавирус шартларында күпләп җыелуга юл куймауга аңлап карый, шуңа күрә сайлау участокларында киңәшләргә колак салалар һәм социаль дистанцияне саклыйлар, – диде район башлыгы, сайлау участокларын шәхсән йөреп чыккач, моңа үзе дә инанды.

Бүген РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең соңгы көне. Камил Гилманов билгеләп үткәнчә, беренче алты көндә Аксубай районы халкының 80 проценттан артыгы үзләренең гражданлык бурычларын үтәгән һәм сайлау участокларында таыш биргән.

– Быелгысы ел – безнең ил халкы өчен үзенчәлекле ел. Бу – республикабыз төзелүнең 100 еллыгы, район оешуның 90 еллыгы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы, Гомумроссия тавыш бирү, Президент сайлаулары елы. Узган гасырда язылган Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр бүген кирәк. Алар безнең тормышны яхшыртыр дип уйлыйм, – дип нәтиҗә ясады район җитәкчесе.

Камил Гилманов Республика Хөкүмәтенә һәм Президентка авыл кешеләренең тормышын җиңеләйткән, тормыш дәрәҗәсе сыйфатын күтәргән программалар өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев