Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов сугыш вакытында хат ташучы булып эшләгән Антонина Анищенконы 100 яшьлек юбилее белән котлады
Юбилярга тәбрикләү хатларын Владимир Путин да, Рөстәм Миңнеханов та юллаган.
– Сез – районның иң өлкән кешесе. Киләчәктә дә гаиләгез белән юбилейларны каршы алырга язсын, исәнлек саулык сезгә, – дигән теләкләрен җиткерде район башлыгы Камил Гилманов.
Аның теләкләрен күп санлы кунаклар – балалары, оныклары, оныкчыклары да хуплады. Ә юбилярның нияте 120 яшькә кадәр яшәү.
Антонина Павловна Чистай районында туа. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, яшь кыз туган авылында почтага эшкә урнаша һәм сугыш вакытында почта җитәкчесе вазыйфасын башкара.
Яшь кыз үз теләге белән фронтка китәргә языла, әнисе аңа юлга дип күмәч пешерә. Тик колхоз рәисе: «Син монда кирәгрәк», - дип кызга каршылык күрсәтмәгән булса, аның язмышы нинди буласын бер Ходай гына белә?
Чыннан да, Антонинаның хезмәте тылда да бер дә җиңел булмый. Чөнки аны һәр йортта, фронттан бары тик яхшы хәбәрләр белән генә көтеп алалар.
Биш ел элек, Антонина Павловнаны 95 яшьлек юбилее белән котлаганда ул:
– Иң авыры – авылдашларым йортына кара хәбәр алып бару иде. Аларның һәркайсын яхшы белгәнгә, минем бу кайгы хатларын нинди әрнү , сыкрану белән тапшыруымны үзем генә белә идем: башта кычкырып елыйм, аннары туганнарына хәбәр итәм, - дип искә алган иде.
Кайгылы хәбәр хаты салынган сумканың нинди авыр булуын ул үзе генә белгән.
Аксубай районына кияүгә чыга. Булачак ире Борис Анищенконы авыл клубында очрата. Яраланган, демобилизацияләнгән фронтовик киномеханик булып эшләгән һәм Аксубайда гына түгел, күрше районнарда да кино күрсәтүне оештырган.
Ирле-хатынлы Анищенколар җиде бала тәрбияләп үстергәннәр. Тик, кызганычка каршы, Антонина Павловна бик иртә тол кала һәм өч баласын юалту хәсрәтен дә үз башыннан кичерергә туры килә аңа.
Безнең районда юбиляр почтада хат ташучы да, техничка да, хәзерләүләр конторасында каравылчы да булып эшли. Тормыш авырлыкларына карамастан, Антонина Павловна – шат күңелле, позитив. Әбекәй кызы Татьяна һәм улы белән яши.
Әниләре, әбиләре, дәү әниләренең гасырлык юбилее – гаилә өчен истәлекле дата. Әбекәй хөрмәтенә якыннары бәйрәм өстәле әзерләгәннәр, оныгы Ирина “Әбиебезгә 100 яшь” дип язылган торт пешергән. Юбилярны котларга оныклары, оныкчыклары да җыелды. Ә аларның теләкләре бер – алдагы көннәрдә тдә саулык-сәламәтлек белән яшәү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев