Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов: «Санитар-эпидемиологик вәзгыятьне яхшырту буенча барлык чаралар да бетерелгәнчегә кадәр өйдә калыгыз» 

“Үзебезнең халык - аларны безгә якларга!”

Районда сишәмбе көне иртәсе район территориясендә коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча штаб утырышыннан башланды. 

Кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карарына үзгәрешләр кертте.

Татарстан территориясендә яңа төр короновирус инфекциясен профилактикалау һәм таралу куркынычын булдырмау йөзеннән чаралар кырысландырыла. 

2020 елның 30 мартыннан санитар-эпидемиологик хәлне яхшыртуга кадәр 65 яшьтән өлкәнрәк затларга, тормыш һәм сәламәтлеккә турыдан-туры куркыныч янаудан тыш, яшәү урыннарын ташлап китүне тыю кертелә. 

Татарстан Республикасындагы барлык гражданнардан үзизоляцияләнү режимын бозмаулары сорала. Медицина ярдәме күрсәтү ихтыяҗы яки кешенең тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янау очраклары гына яшәгән урыннардан чыгу өчен искәрмә була ала. 

Моннан тыш, республиканың барлык гражданнары өчен үзизоляцияләнү режимы кертелә. Бу короновирус инфекциясе белән зарарланудан саклану өчен шактый кырыс һәм катлаулы, әмма иң үтемле чара. 

Катгый кагыйдә – гражданнарга башка гражданнар белән дистанцияне кимендә 1,5 метр аралыкта(социаль дистанцияләү) сакларга, шул исәптән җәмәгать урыннарында һәм җәмәгать транспортында да. 

2020 елның 1 апреленнән Татарстанда муниципальара пассажирлар һәм багаж ташу туктатыла. Эш бирүченең Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнгән форма буенча документы (белешмә) булганда гына Татарстан Республикасы территориясе буенча хәрәкәт итү рөхсәт ителә. Район халкына борчылыр өчен сәбәп юк – азык-төлек, кирәк-ярак товарлары районга өзлексез китереләчәк. 

Гражданнарның уртак булуы белән бәйле башка затларның, хакимият органнарын, оешмаларны һәм шәхси эшкуарларны, шулай ук эшчәнлекләре гражданнарның (шул исәптән хезмәткәрләр) социаль дистанцияне үтәүне тәэмин итәргә кирәк, шул исәптән махсус тамга төшерү һәм биналарда, корылмаларда, тиешле территориядә (әйләнә-тирә территорияне дә кертеп) махсус рөхсәт режимын билгеләү юлы белән дә. 

Хакимият органнарына, оешмалар һәм индивидуаль эшкуарларга гражданнарның (шул исәптән хезмәткәрләрнең) социаль дистанцияләүне үтәвен тәэмин итәргә тиеш, шул исәптән махсус билге кую һәм биналарда, корылмаларда булу һәм урнашуның махсус режимын билгеләү юлы белән тиешле территориядә (шул исәптән якын-тирәдәге территорияне дә кертеп) үтәлүен тәэмин итәргә. 

– Бүгенге көндә район гражданнары өчен коронавирустан иң төп дару – үзизоляция, – дип билгеләп үтте штаб җитәкчесе – район башлыгы Камил Гилманов. – Гражданнар яшәү урыннарыннан кибеткә, даруханәгә кадәр генә китә ала. Әлбәттә, хакимият органнары һәм яшәешне тәэмин итү системалары штат режимында, тулы әзерлектә эшли. Тик алар өчен дә район чикәрендә бары тик белешмә буенча гына хәрәкәт итү кертелә. Куркынычсызлык чараларын үтәү турында искәртү өчен кичә Аксубайда тавыш көчәйткеч буенча хәбәр итү машинасы эшли башлады. 

Аксубай районы прокуроры Эдуард Хираҗев хәрәкәтне чикләү турында катгый чаралар күрергә, шәхесне раслаучы документ белән генә йөрергә, битлек, перчаткалар кияргә кирәк, дигән таләпләр белдерде.

Утырышта битлек, беренче чиратта кирәк-ярак товарларына бәяләрне нигезсез арттыручы затларга карата чаралар күрү кирәклеге турында сөйләштеләр. Кибетләрдә барлык саклык чаралары күрелергә тиеш – сатучылар битлекләрдә, перчаткаларда гына эшләргә тиеш, һәр кибеткә керү юлында антисептик булуы шарт. 

Штаб җитәкчесе икътисад бүлегенә кече бизнес вәкилләрен, халык азрак урамга чыксын өчен, товарлар һәм азык-төлек китерүне оештырырга күндерергә тәкъдим итте. Китерү барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү белән тәэмин ителергә тиеш. 

Тагын да кырысрак чаралар керткәндә, кешеләр коронавирус инфекциясе таралу куркынычы дәрәҗәсен аңлар һәм үз-үзләрен изоляцияләрләр дип көтелә. 

Инде бүген үк яшәешне тәэмин итү хезмәтләреннән эш урынына тоткарлыксыз барып йөрү өчен рөхсәт белешмәләре рәсмиләштерергә кирәк булган хезмәткәрләр исемлеге соралды. 
Волонтерлар ялгыз һәм өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәмгә килергә әзер, әмма районда волонтерлык хәрәкәте оештырылганнан бирле, 65 яшьтән өлкәнрәк һәм ялгыз яшәүче гражданнарга азык-төлек китерү өчен, бары бер шалтырату гына килгән.

Бүгенге көннән башлап, бу категориягә кергән гражданнарга карата өйдән чыгуны тулысынча тыйган чара кертелгәч, шалтыратулар саны артырдыр, мөгаен. 

Шалтыратулар 8-843-44 2-92-77 телефоны буенча кабул ителә. 

Аксубай үзәк район хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов, районда хәл тотрыклы, табиблар өйгә килеп хезмәт күрсәтүгә күчтеләр, дип ышандырды. Әгәр ашыгыч ярдәм пунктына салкын тию, температура, ютәл билгеләре белән чакыру килә икән, чакыру урынына табиб үзе бара.

Моңа охшаш билгеләр белән мөрәҗәгать иткәндә, Аксубай район үзәк хастаханәсендә изоляцияләнгән бинада табиб кабул итүе оештырылган. 

Коронавирус чиренең район территориясендә таралуына юл куймау буенча кабул ителгән катгый чараларны үтәү турында Роспотребнадзор Идарәсенең территорияаль бүлеге баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов тагын бер кат искә төшерде: 

–Үзизоляция һәм тагын бер кат үзизоляция. Барлык элемтәләрне яшәгән территориядә генә чикләргә кирәк, иртәгесе көннән, муниципальара маршрутлар буенча хәрәкәтне чикләү өчен, районга чыгу юлларында да блок-постлар урнаштырылачак. Бары тик кырыс чаралар һәм һәр гражданиннның җаваплылык дәрәҗәсе генә коронавирус инфекциясеннән сакланып калуда ярдәм итәчәк. 

–Әлегә без халыкны яклауның барлык чараларын күрү буенча вәзгыятьне контрольдә тотабыз, әмма коронавирус йогышын керткәндә һәм аның массакүләм таралуына юл куелганда, бу хәл контрольдән чыгарга мөмкин, көнбатыш илләре – моның ачык мисалы. Бүген без халыкыбызның тормышы өчен җаваплы һәм мин үз тормышыбыз өчен генә түгел, һәр район кешесенә якын булган балалар тормышы өчен дә җаваплылык дәрәҗәсен кабул итүне үтенәм. Санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту буенча барлык чараларны бетергәнче өйдә калыгыз, – дип йомгак ясады утырышка район башлыгы Камил Гилманов .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев