Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов: "Районга якташлар тарафыннан кече бизнесны үстерүгә 480 миллион сумнан артык инвестиция кертелгән"

Татарстанның төп бәйрәме – Республика көнен Аксубай районы урак өсте, яңа объектлар төзелешен төгәлләп, кече һәм урта бизнеста яңа перспективалар һәм республика Уявыннан алган тәэсирләр белән каршы ала. Бүген район башлыгы Камил Гилманов белән әңгәмәбез шул хакта.

– Камил Камал улы, ел аксубайлылар өчен районга Татарстанның һәм күрше Чуашстанның беренче затлары килүе, Бөтероссия Уявы белән истә калды дип билгеләп үтәсе килә...

– Ел безнең муниципаль берәмлек өчен уңышлы башланды. Бу май аенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улының килүе, чәчүлекләр, көзге иген басулары өстеннән очып карап үтеп, кыр эшләре белән танышуы, Анатолий Самаренкинның гөмбә үстерү хуҗалыгын ачу. Мюд авыл җирлеген, аның территориясен төзекләндерү буенча күп эшләр башкарылды.

Команда белән эшләү үз нәтиҗәләрен бирде. Бу көнне Уяв чуаш милли мәдәни бәйрәмен безнең районда уздыру турындагы карар кабул ителде. Шуны да билгеләп үтәсе килә, аның масштаблылыгы Бөтенроссия бәйрәменә кадәр киңәйде. Уявка без ике ай әзерләндек. Аңа әзерлек белән беррәттән социаль объектлар төзү, универсаль технологияләр техникумын ремонтлау, Совет урамын, Полоруссов-Шелеби һәйкәлен төзекләндерү эшләре алып барылды, урман хуҗалыгының беренче министры Александр Гуляев скверен төзекләндерү төгәлләнде, якташыбыз истәлегенә бюст куелды. Сабан туе мәйданында гаять зур эш башкарылды.

Ул озак елларга төзекләндерелде – юл салынды, электр линиясе сузылды, үлчәме буенча дөнья стандартларына туры килерлек һәм зур коллективларны кабул итәрлек зур сәхнә ясалды. Сүз уңаеннан, быел Республика көнен мәйданда бәйрәм итәчәкбез бөтен район халкын – 30 август көнне кичке 18.00 сәгатьтә көтәбез. Уявта Татарстан районнары һәм шәһәрләреннән, күрше Чуашстаннан һәм Россия төбәкләреннән, чуаш, рус, татар милләтеннән генә түгел, башка милләттән булган кунакларның да катнашуы сөендерде. Чуашларның милли бәйрәме Уяв Аксубайда халык бәйрәменә әверелде.

Бәйрәмнең югары дәрәҗәдә оештырылуына һәм аны үткәрүгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов югары бәя бирде. Аксубайлылар адресына бик күп мактау сүзләре әйтелде. Ул район йөзләгән кунакны югары дәрәҗәдә кабул итте, бәйрәм иминлегенең дә тиешле дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Чаралар үткәрү өчен каралган мәйданнар зур тәэсирләр калдырды – бу ял итү урыннары, балалар мәйданчыклары, чуаш ишегаллары, шул ук вакытта монда кечкенә коллективлар өчен тагын дүрт сәхнә төзелде.

Ул бүген буш тормый – район кешеләре бирегә гаиләләре белән ял итәргә киләләр. Тотылган зур финанс чыгымнары республика җитәкчелеге, аксубайлылар, бәйрәм кунакларының хөрмәте һәм рәхмәте белән акланды да инде. Бәйрәмне оештыру һәм үткәрүне тәэмин итеп, вакыт белән исәпләшмичә көне-төне эшләгән Совет һәм башкарма комитет командасына рәхмәт әйтәсе килә. Төп эш авыл җирлекләре башлыклары, Илшат Заһидуллин, Анатолий Горбунов, Рәис Галиев, Илшат Моратшин, Илдар Ислямов, Станислав Зайцев, Алексей Тимирясов, Радик Мостафин, Владимиар Кононов җилкәсенә төште. Рөстәм Нургали улы районга “бишле” билгесе куйды. Моның өчен күпме тырышырга, көч куярга кирәк булды.

– Күптән түгел генә Сез Президент, республика җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлекләр башлыклары алдында атна саен үза торган шимбә киңәшмәсендә районда кече бизнесны үстерү турында хисап тоттыгыз...

– Район соңгы елларда, тулаем алганда, муниципаль берәмлекләр буенча елның икътисади күрсәткечләре буенча 22-21 урынга күтәрелде. Сүз уңаеннан, элек аксубайлылар 43-44 позициядә иде. Мондый күрсәткечләргә ирешү өчен, авыл хуҗалыгында, терлекчелектә, кече бизнеста күп нәрсәне үзгәртергә, микро- һәм макро-оешмалар булдырырга кирәк булды. Без боларның барысын да эшләдек. Өч ел эчендә районга 480 миллион сумнан артык инвестиция кертелде. Бу шәхси затлар – якташ-инвесторлар – Вячеслав Георгиевич Панков, Анатолий Самаренкин, Фазыл Сәлих улы Мингалимов һ.б.ларның кече бизнесны үстерүгә керткән акчасы. Яңаларын эзләү өстендә эшлибез.

Район территориясендә кече һәм урта бизнесны алга таба да үстерергә телибез. Яңа юнәлешләр дә бар. Әйтик, туристлык маршрутлары, чөнки район үзенең тарихы, чишмәләре белән бай, мең еллык тарихы булган истәлекле ташлар да бар. Бездә карарлык та, өйрәнерлек тә әйберләр күп. Иң мөһиме, бүген районда һәр торак пунктка рәхәтләнеп барып җитеп була, кечкенә авылларны да район үзәге белән тоташтырып, каты түшәмәле юллар төзибез. Юллар авыл кешеләрен генә шатландырмый, инвесторларны, кече һәм урта бизнес вәкилләрен дә җәлеп итә. Әгәр без эшләү өчен шартлар һәм инфраструктура булдырмыйбыз икән, табигый ки, районның киләчәге булмаячак.

Район яшьләр өчен дә мавыктыргыч була бара – авылларда яшь фермерлар төпләнеп калдылар һәм эшлиләр. Программаларда катнаштырып, без аларга ярдәм итәбез. Быел яшь егетләр авылда эшкуарлыкны үстерүгә өч Грант якладылар, узган елда биш иде. Бу бер көндә эшләнгән эш түгел, ышандырырга, ярдәм итәргә кирәк. Бу эштә башкарма комитетның икътисад бүлеге зур булышлык күрсәтә.

Без бизнес-планнар төзергә ярдәм итәбез, төзелеш өчен кайдан нинди җир участоклары, мәйданчыклар бүлеп бирү мөмкинлекләрен эзлибез, яңа, перпективалы эш алымнарын тикшерәбез. Республикада үсеш өчен мөмкинлекләр бар, шулай ук авылларда да – бары тик эшләргә генә кирәк. Районда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов катнашында киңәйтелгән күчмә киңәшмә үткәрү хакында да әйтеп үтәргә кирәк, анда Сапеев КФХда кошчылык тармагы үсеше белән таныштырдык.

Шулай ук яхшы бәяләмә алдык. Район, республикада иң югары күрсәткечләргә ирешкән крестьян-фермер хуҗалыкларында савым көтүен арттырдык. Инвесторлар белән беррәттән без кече бизнесны да җәелдерәбез. Һәр торак пунктта эш урыннары, көтүлек өчен территорияләр булырга тиеш. Бездә кулланылмаган болыннар күп. Авылда да эш һәм перспектива өчен киңлекләр бар. Беләсезме, юллар, эш урыннары, көтүдә терлеге булганда гына авыл матур.

– Әлбәттә инде, безнең авыл хуҗалыгы районында югары күрсәткечләргә һәрвакытта да авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре ирешә...

– Бездә көчле инвесторлар. Беренче булып, авыр елларда да сынатмыйча эшләвен дәвам иткән Рәис Сөләймановны («Аксу Агро») билгеләп үтәсем килә. Агрофирма кырларында техника эшли, өч мең гектарда чөгендер игелә – бу район өчен зур табыш, ул икътисад үсеше динамикасына уңай йогынты ясый. Монда сөт комплексы эшли – савымны утыз тоннага җиткерделәр, киләчәктә бу хуҗалыкта терлекчелек тармагын киңәйтергә планлаштырабыз. Соңгы елларда районда яңа инвесторлар эшли башлады.

Бу Михаил Сыроватский җитәкләгән «Волга Селект». 350 миллионнан артыкка техника сатып алынган. Яңа техника район кырларында эшләп күрсәтте инде, бу беренче дулкын гына әле. Ашлык урында ук үлчәнә, бункердан ук чек бирелә. Үлчәүгә барып ягулык, бензин яндырасы юк, барысы да аз чыгымнар белән шунда ук башкарыла. Хуҗалыкта чәчүлек мәйданы 18 мең гектар били, аны 20 мең гектарга кадәр арттырырга уйлыйбыз.

Өченче инвестор – якташыбыз Азат Илдус улы Җиһаншин җитәкчелегендәге («Татлизинг») «Аксубай» агрофирмасы. Ул Яңа Ибрайда колхоз рәисе булып торган, авыл өчен бик күп эшләр башкарган – клуб, контор, балалар бакчасы, мәктәп һәм башка социаль объектлар төзегән бабасы – Ирек Батыршинның эшен лаеклы дәвам итүче. «Аксубай» агрофирмасы яңа этап кичерә, терлекчелектә яңа технологияләр кулланыла – белгечләр сөтне арттыру өстендә эшлиләр.

Ат асрау белән шөгыльләнгән «Актай» агрофирмасына кагылышлы да планнар бар, агрофирманың фермалары бар, юллар салына. Әхнәф Сөниев КФХсы һәм чәчүлек мәйданнарын кыскартканнан соң Алексей Чукинның «Колос» ҖЧҖ дә уңышлы эшли. Без быел яңа КФХлар ачтык. Элеккеге Вахитов колхозы бөлгенлеккә төшкәннән соң ташландык хәлдә иде, хәзер монда Илһам Шакиров КФХсы линиясе буенча ферма эшли башлады.

- Быел кемнәр грант отты?

- Грантларга фермалар төзелә башлаячак, терлекләр сатып алыначак. Безнең районда буш торган фермаларны бирү инициативасын Авыл хуҗалыгы министрлыгы хуплады һәм шуннан соң Пионерда, Савгачта, Урмандеевода, Ямбайда һәм башка авылларда буш фермалар ышанычлы кулларга тапшырылды һәм алар ремонтланды.

– Безнең район инвесторлар өчен нәрсәсе белән кызыклы?

– Бездә җир уңдырышлы, кара туфраклы, бу шикәр чөгендере үстерү өчен бәяләп бетергесез. Мисалга, «Волга Селект» агрофирмасы үз штатына 50 механизаторны җыйган, монда тәҗрибәле механизаторлар белән бергә, яшьләр дә эшкә килгән. Әлбәттә, без районда инвесторларга эшләү уңайлы булсын өчен шартлар тудырабыз, җирләрне рәсмиләштерүдә, дәүләт ярдәме программаларын алга җибәрүдә ярдәм итәбез, инфраструктура булдырабыз.

- Авыл хуҗалыгын һәм башка тармакларны үстерү белән беррәттән, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча да күп эшләр башкарыла.

- Район газетасы районда ниләр эшләнүе турында даими язып тора, ә бит дөрестән дә башкарылган эшләр шактый. Уяв Чуаш милли бәйрәме турында сөйләгәндә мин моны югары дәрәҗәдә билгеләп үттем. Бүгенге көндә бөтен көч Мазилин урамын төзекләндерүгә юнәлдерелгән, биредә яктырткычлар урнаштырылды, тротуар салынды, юл ремонтланды, хәзер төзүчеләр балалар өчен дә, олылар өчен дә ял итү зоналары булдыру өстендә эшлиләр. Чөнки бу үзәк урам – бистә йөзе генә түгел, ул шулай ук биредә яшәүче балалар өчен уңайлылык зонасы да булырга тиеш. Бистәне, авылларны төзекләндерү генә мөһим түгел, булганның кадерен белеп, саклап тоту да мөһим.

Чүпне урна кырыена салмаска өйрәнергә һәм вәхшилек белән шөгыльләнергә теләгән һәр кешегә кисәтү ясарга кирәк. Бистә урамнарында урнаштырылган һәм урнаштырылачак камералар да безгә ярдәм итәчәк. Минем уйлавымча, йөзләгән кеше кулы белән булдырылган матурлыкны җимерергә безнең район гражданнарының кулы бармас. Урамдагы камералардан тыш, намус та бар бит әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев