Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов мөрәҗәгате

Сентябрь азагы-октябрь башы Татарстан өчен коронавирус буенча катлаулы эпидемиологик вәзгыять белән билгеләп үтелде.

Татарстан Хөкүмәте, Роспотребнадзор тарафыннан катлаулы карар кабул ителде – 11 октябрьдән республика территориясендә мәҗбүри вакцинация кертелде. Дүшәмбедән мәдәни, спорт чараларына, сәүдә үзәкләренә QR-кодлар буенча керү системасы кертелде.

Аксубай районында да хәл катлаулы. Бездә ковид госпитале юк, ләкин көн саен поликлиника боксына 20-30 температуралы авыру мөрәҗәгать итә. Көн саен 5-6 авыруны Чистайга томографиягә озатабыз. Анда да хәл катлаулы, чират зур, күрше районнардан авыруларны алып киләләр. Һәркем өчен ул аерым уза. Коронавирус безгә кагылмас дип, һич кенә дә әйтеп булмый.

Кызганычка каршы, хәтта балалар да, йөкле хатыннар да авырый. Без инде ковидтан һәм йогышлы үпкә ялкынсынуыннан дистәләрчә район кешесен югалттык. Кичерелгән авырулардан соң үлем очраклары да бар. Авыру таралуны бары тик прививка ясатып кына туктатырга мөмкин. 2020 елның апрельмай айларында өйләрдә һәм фатирларда ничек утыруыбызны, билгесезлектән куркуыбызны искә төшерик әле.

Хәзер барысы да хәл ителә – вакцина эшләнгән. Безгә һич кенә дә локдаунның кире кайтуына юл куймаска кирәк. Янә өйләрдә ябылып утырыргамы? Янә өйдән эшләргәме?

Кече бизнес узган елгы пандемиядән көч-хәл белән чыкты. QR-кодлар кертелү – ул локдаун түгел, ләкин бүгенге көндә көн саен арта барган үлем очракларын туктатуның бердәнбер чарасы. Районда коронавирус буенча вәзгыять минем шәхси контрольдә. Һәм тулы җаваплылык белән шуны әйтә алам: прививка ясаткан бер генә кеше дә ковид госпитале пациенты булмады. Прививка ясатучылар авыруны өзлегүләрсез, җиңел формада кичерәләр. Мин үзем дә, гаиләм дә прививка куйдырдык. Беренчеләрдән булып вакцинация салдырдык. Шушы көннәрдә ревакцинация ясаттым.

Районда прививка куйдыру өчен зур чиратлар юк, чиратлар ковид госпительләрендә, чөнки койка-урыннар саны чикләнгән, ә авырулар чиктән тыш күп. Анда барлык пациентлар да бертигез шартларда. Барысы да уңышлы буласын беркем дә гарантияләми. Өстәвенә, хәлнең начараюына бәйле рәвештә, медиклар өстенлекләр ясарга һәм, планлы кабул итүләрне калдырып, экстремаль авыруларны кабул итәргә мәҗбүр.

Аксубайлылар, QR-кодлар белән хәлне кабул итәргә кирәк. Республикада кертелгән вакцинацияне QR-кодлар аша тикшерү системасы, тулы локдаунга караганда иң яхшы вариант булып тора. Үлчәү касәсендә кешеләрнең, якыннарыбызның һәм туганнарыбызның гомере һәм сәламәтлеге, хезмәт коллективларында куркынычсыз эшләү.

QR-кодларны кертү – каршы нәтиҗәләр булмаганнардан кала, бөтен кеше дә вакцина куйдырсын өчен кабул ителгән нәтиҗәле чара. Районда да, республикада да, илдә дә коронавирус вәзгыятенә нокта куярга кирәк. Инфекциянең чикләре юк һәм аңа бары бергәләп кенә каршы торырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев