Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов Мәңгелек ут итәгенә венок салды

    1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында совет халкының Җиңүенә 75 ел тулу уңаеннан Аксубайда Мәңгелек ут һәм һәлак булганнар истәлеге һәйкәле итәгенә чәчәкләр салу тантанасы узды.

    Чикләнгән чаралар аркасында быел тантана район халкының массакүләм катнашуыннан башка гына узды.

    Район башлыгы Камил Гилманов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин белән бергә, Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм тыныч вакытта яралардан вафат булган якташларыбызны искә алып, Мәңгелек ут итәгенә венок салдылар.

    Аксубай җиренең 10800 улы һәм кызы фронтка китә, 5700е яу кырларыннан әйләнеп кайтмый. Ел саен сугыш ветераннары сафы сирәгәя – бүгенге көндә Аксубай районында аларның бары җидесе генә исән.

    –Безне бабаларыбызның батырлыклары, халкыбызның горурлыгы һәм фидакарьлеге, һәлак булган якташларыбыз турындагы хәтер берләштерә. Әлеге хәтер балаларыбыз, оныкларыбыз, оныкчыларыбыз өчен дә изге булып калсын өчен без мөмкин булганның барысын да эшләргә тиеш, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов.

    Башкарма хакимият органнары, җиңү яулаган халыкның Бөек батырлыгына хөрмәт күрсәтергә теләгән предприятие һәм оешма җитәкчеләре – барлык санитар нормаларны, социаль дистанцияләрне үтәп, бер-бер артлы Мәңгелек ут һәм һәлак булганнар истәлеге һәйкәле итәгенә веноклар куйдылар, моның өчен аларның һәркайсына билгеле вакыт бирелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: