Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераны Елисей Тимирясовны 97 яшьлек юбилее белән котлады

Бөек Ватан сугышында катнашкан педагогика ветераны Елисей Тимирясов туган көне уңаеннан котлаулар кабул итте.

Аны район башлыгы Камил Гилманов шәхсән тәбрикләде.

– Сезгә йөз яшегезне дә бергәләп билгеләп үтәргә, 9 майны каршы алып, бу уңайдан бүгенге буынга сездән котлаулар кабул итәргә насыйп булуын телим, бирешмәгез. Сез үзегезне тулысы белән Ватанга хезмәт итүгә багышладыгыз, сезнең буынга бик зур рәхмәт, сез өч фронтта сугыштыгыз, сезнең хәрби билетыгызда кара белән язылган язулар бар. Сез барысын да күрдегез: үлемне дә, ачлык-ялангачлыкны да, сугыштан соңгы авыр елларны. Сез бу вакыйгаларның тере шаһиты, – дип билгеләп үтте район башлыгы.

Елисей Мурзич фронт юлын 46 нчы танк полкы составында танк командиры булып уза. Корсунь-Шевченск, Ясско-Кишенев операцияләрендә (1944 елның августы), Румынияне азат итүдә (1944 елның сентябре) катнаша. Җиңү солдаты I Бөек Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены, «Германияне Җиңгән өчен» медале белән бүләкләнгән.

Елисей Мурзич гомере буена җәмәгать эше алып барды, үз вакытында районда Бөек Ватан сугышында катнашучылар турындагы истәлекләрне саклауга үз өлешен кертте, мәктәп музее өчен бай материал тупланды, озак еллар дәвамында район ветераннар советын җитәкләде, мәктәп укучыларына һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә һәрчак алдынгы рәтләрдә булды.

Ветеран үзенең туган көнен уллары һәм дуслары белән бергә каршы алды һәм игътибар күрсәткәннәре өчен ихластан рәхмәт белдерде.
Туксан яше тулганнан соң Бөтендөнья пәрәвезен үзләштерә, ноутбуктан яңалыкларны актив укып бара, илдәге сәяси вәзгыятькә һәм республикада барган

вакыйгаларга анализ ясый. Якыннары белән һәрвакыт элемтәдә тора, өендә җылы, уңайлы, ул кунакларга һәрвакыт шат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев