Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы башлыгы “Авыл таңнары” коллективын Матбугат көне белән котлады

Бүген «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы ”Авыл таңнары” газетасы мөхәррияте коллективы һөнәри бәйрәмнәрен – Татарстан матбугаты көнен билгеләп үтә.

Беренчеләрдән булып коллективны район башлыгы Камил Гилманов котлады, ул район газетасы редакциясендә кунакта булды. Бинаны карап чыкты, бүлмәләрне һәм ярдәмче биналарны ремонтлау таләп ителүен билгеләп үтте, чөнки бинага йөз елдан артык, ә эчке ремонт 15 ел элек үткәрелгән. Шулай ук ремонт эшләрендә өлешчә ярдәм итәргә вәгъдә бирде, чөнки быел район газетасы үзенең 90 еллыгын билгеләп үтә.

– Илдәге чикләү чаралары һәм катлаулы вәзгыятькә, массакүләм бәйрәм чаралары тыелуга карамастан, мин сезне һөнәри бәйрәмегез белән шәхсән котламый кала алмадым, – дип мөрәҗәгать итте район башлыгы коллективка. – Сез аңа, чыннан да, лаек. Соңгы елда мәкаләләрнең сыйфаты да, басманың дизайны да үзгәрде. Бу хакта район башлыгы буларак кына түгел, гади укучы буларак та хөкем йөртә алам. Иң мөһиме, мин сезнең эшегез турында район халкыннан яхшы фикерләр ишетәм. Шуңа күрә, сезнең инде җайга салынган оператив һәм профессиональ эшегез өчен, коллективка рәхмәт әйтергә телим. Сез моны коронавирус пандемиясе чорында күрсәттегез – темаларны газета укучыларга төгәл җиткереп эшләдегез, һәм сайт аша илдәге, республикадагы, райондагы хәлләр турында мәгълүматларны тагын да оперативрак җиткереп бардыгыз, алга таба да сезгә иҗади уңышлар һәм район газетасының чәчәк атуын телим.

Филиал җитәкчесе – баш мөхәррир Людмила Жаренова билгеләп үткәнчә, газета өчен ел, бигрәк тә финанс планда бик авыр булды. Әмма хәлне тотрыклыландырып кына калмыйча, бюджет буенча "плюс" белән уңышлы чыгарга, канализация челтәрен, кочегарканы ремонтлау, түбәне җылыту өлешендә кайбер хуҗалык эшләрен башкару мөмкин булды. Һәм район башлыгына коллективка ярдәм итүләре, журналистлар һәм укучылар белән әңгәмәдә ачык булганнары өчен рәхмәт белдерде.

Чөнки коронавирус йогышы аркасында килеп чыккан вәзгыятькә бәйле чикләү чаралары кертелгән чорда без район башлыгы һәм башкарма хакимият вәкилләре белән социаль челтәрләрдә газета укучыларын һәм абунәчеләрне борчыган сораулар буенча турыдан-туры эфирлар оештырдык.

Камил Гилманов «Ял пурнăçӗ» чуаш дубляжы газетасы тәрҗемәчесе Ирина Крюковага – газетага тугрылыгы, чуаш телен һәм мәдәниятен пропагандалау өстендә эшләгәне, “ВКонтакте” социаль челтәрендә “Ял пурнăçӗ” төркемен булдырганы һәм аны уңышлы алып баруы өчен, хәбәрче Зинаида Леонтьевага – күпьеллык намуслы хезмәте, мобильлеге, мәкаләләр язуда оперативлыгы, район авыл хуҗалыгы тармагын яктыртуы өчен, веб-мөхәррир Гөлназ Сәгыйровага – «АКСУБАЕВО» aksubayevo.ru сайты рейтингын күтәрү эшендә ныклык, район һәм республика яңалыкларын эшкәртүдә, урнаштыруда оперативлык күрсәткәне өчен Мактау грамоталары тапшырды.

Озак еллар район газетасы редакциясендә эшләгән журналистлар, матбугат ветераннары, каләм ияләре хәтеренә хөрмәт күрсәтеп, хәбәрчеләр православ һәм мөселман зиратларында булдылар һәм вафат булган хезмәттәшләре каберләренә чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев