Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай районы башлыгы: “12 майдан чикләү чараларының бер өлешен киметү – урам буйлап күңел ачып йөрү өчен сәбәп түгел”

    Татарстанда коронавирус йогышы пандемиясе белән бәйле чараларның бер өлешен бетерү буенча тәкъдимнәр һәм таләпләр турында коронавирус йогышы таралуны булдырмау буенча штабның иртәнге утырышында фикер алыштылар.

    – Үзчикләнү режимын йомшарту – урамнар буйлап бәйрәм итеп йөрү өчен сәбәп түгел, – дип ассызыклады район башлыгы Камил Гилманов. – Кибетләр адым саен урнашкан, хәтта Аксубайның яңа микрорайоннарында да берничә сату ноктасы бар, без бәяләрне даими күзәтәбез, алар бер үк төрле. Барлык предприятие һәм оешма җитәкчеләре үз гражданнары өчен җаваплылык дәрәҗәсен аңларга тиеш. 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга үз-үзеңне изоляцияләү режимыннан чыкмаска киңәш ителә.

    Район башлыгы полиция хезмәткәрләреннән район эчендә гражданнарның хәрәкәтен тагын да катгыйрак контрольдә тотуны сорады.

    – Шулай ук мин балалар бакчалары ачылуга тулы җаваплылык белән карауларын сорыйм – мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә барлык санитар таләпләр үтәлергә, ә медицина тикшерүе узганда – гражданнарның күпләп җыелуына юл куймау буенча барлык чаралар үтәлергә – кабул итүне бары тик берәр кеше генә һәм язылу буенча гына алып барырга кирәк, – дип нәтиҗә ясады район башлыгы.

    – Бүгенге көндә Аксубай районында COVID-19 авыруын йоктыруның 8 очрагы расланган. Бишесе дәваланган инде, бер пациент Чистай хастаханәсендә ята, ул шушы көннәрдә чыгарга тиеш, икесе табиблар күзәтүендә өйдә дәвалана, аларның изоляция срогы тәмамланып килә инде, – дип хәбәр итте штабка Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов. – Тик коронавирус инфекциясенең алга таба таралуын булдырмас өчен, 12 майдан кабул ителгән барлык таләпләрне төгәл үтәргә кирәк.

     

    Фото

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: