Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы балалары бәхетле балачакның нинди булуын күрсәттеләр

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге 2 июнь көнне «Минем бәхетле балачак” фотобәйге нәтиҗәләрен игълан итте.

Вконтакте рәсми берләшмәсендә 7 яшьтән 14 яшькәчә балалар арасында фотобәйге башлануы турында игълан ителгән иде. Анда теләгән һәркем катнаша алды. Һәр катнашучы фотода балаларның шат йөзен сурәтләде.

Балачак — ул искиткеч, мәшәкатьсез, кайгысыз вакыт, бернәрсә турында да борчылырга, уйларга кирәкми, көннәр буе урамда йөрергә, уенчыклар белән уйнарга, хыялланырга, төрле әкият персонажларына ышанырга мөмкин булган шатлыклы чор. Балалар фантазиясе ниләр генә уйлап чыгармый һәм аның ярдәмендә әйлә-тирә дөнья мавыктыргыч һәм кызыклыга әйләнә.

Бәйгедә катнашучы балалар үз фотосурәтләрендә нәкъ менә шушы гүзәллекне тапшыра алдылар. Жюри бәйге җиңүчеләрен билгеләде. Дмитрий Бульбов 1 урынны алды. Икенче урында — Юлия Тимофеева, өченчедә – Алия Абдуллина.

Фото: яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев