Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы авылларында да сайлауларга карата кызыксыну белдерәләр

Район үзәгеннән иң ерак урнашкан авыллар – Иске Татар Адәмсуы һәм Түбән Татар Майнасында сайлаучылар бик җаваплы – тавыш бирүләр актив уза.

VIII чакырылыш РФ Дәүләт Думасы Федераль Җыенына депутатлар сайлаулар тәмамланырга якынча берничә сәгать кала без, урыннардагы хәл белән танышыр өчен, әлеге торак пунктларда булдык.

614 нче сайлау участогына ике торак пункт – Иске Татар Адәмсуы һәм Яңа Татар Адәмсуы авыллары керә. Барлыгы 165 сайлаучы исәпләнә.

– Безнең беренче көнне сайлаучыларның күп өлеше килде – 114 кеше тавыш бирде, – дип сөйли участок сайлау комиссиясе рәисе Гөлнара Морадыймова. – Хәзерге вакытта – 155 кеше. Халык зур кызыксыну күрсәтә. Сайлауларга хәтта әлеге иҗтимагый эштән озак еллар читтә калган кешеләр дә килде. 20 граждан өйдән чыкмый гына тавыш бирү теләкләрен белдерделәр – участок сайлау комиссиясе әгъзалары аларның законлы үтенечләрен канәгатьләндерделәр.

Түбән Татар Майнасында әлеге сәгатькә теркәлгән 161 сайлаучының 140ы тавыш биргән.

–Сайлауларның ике көнендә дә тавыш бирүдә массалык күзәтелде, – дип билгеләп үтте участок сайлау комиссиясе рәисе Рифкат Туктамышев. – Активлык бүген дә бар, өлкән яшьтәгеләр бик кызыксынып катнаштылар. Сәламәтлеге буенча өйдә тавыш бирүне тәэмин итү үтенече белән мөрәҗәгать иткән авылның 12 кешесенә адреслар буенча урыннарга чыктылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев