Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә алда торган чәчү эшләренә соңгы әзерлек эшләре бара

Язгы кыр кампаниясенә әзерлек буенча тагын да нәтиҗәлерәк эшләү өчен авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гатин җитәкчелегендә махсус комиссия эшли.

Аксубай районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов, УСХиПның механикалаштыру буенча консультанты Рамил Фәттахов, игенчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин район хуҗалыкларын йөреп чыгалар, урыннардагы хәл белән танышалар, ремонтчылар, механизаторлар белән аралашалар, техник мәсьәләләргә кагылышлы киңәш-тәкъдимнәр бирәләр.

«АКСУБАЙ»да – БАРЫСЫ ДА ГРАФИК БУЕНЧА

«Аксубай» агрофирмасының үзәк биләмәсе территориясендә эш мохите хөкем сөрде. Административ бина каршында Флорид Мингалимов һәм Вильянис Зәйдуллин комбинацияле чәчкечләр комплекслары өстендә эшләделәр (детальләрне җитештерүчәнлеге күпкә яхшырак булганнарына алмаштырдылар). Алар үз эшләренең осталары, икесенең дә 35 еллык механизаторлык тәҗрибәсе бар. Узган сезонда алар чәчү һәм урып-җыю агрегатларында югары күрсәткечләргә ирешеп хезмәт куйдылар. Игенчеләр быел да яхшы нәтиҗәләргә исәп тоталар.

Оешмада биш берәмлек заманча чәчү комплексы бар. Алар кырга чыгу өчен ышанычлы әзерләнгән.

Үзәк биләмә остаханәсендә һәркем үз техникасын әзерләү белән мәшгуль.

– Бездә барлык ремонт эшләре дә график буенча алып барыла, – дип билгеләп үтте механик Минәхмәт Габитов.

Иң тырыш игенчеләрнең берсе Юрий Шишкинны терлек азыгы җыю комбайнын ремонтлау өстендә очраттык. 42 ел гомерен механизаторлык эшенә биргән ул. Аның хезмәттәше Константин Ильгузин бу өлкәдә 40 ел хезмәт куя. Узган елларда безнең газета аларның исемнәрен районның алдынгы игенчеләре исемлегендә бер генә тапкыр телгә алмады. Эретеп ябыштыручы Радислав Ефимов ремонтчыларга техник узелларны эшче хәленә китерүдә ярдәм итә. Һәркем үз эшен бөтен нечкәлекләренә кадәр белә – уңыш гарантияләнгән.

«ТУМАН» БЕРЕНЧЕ БУЛАЧАК

Беренчеләрдән булып кыр эшләренә Олег Мадюков керешәчәк. Ул үзйөрешле «Туман» сиптергеч агрегатына идарә итәчәк. Әлеге техника теләсә кайсы вакытта уҗым һәм күпьеллык үләннәр мәйданнарына ашлама кертүгә керешергә әзер. Механизаторга да зур өметләр баглыйлар.

Предприятиедә аны эшне җиренә җиткереп башкаручан, җаваплы механизатор буларак мактап суйләделәр. Ул үсемлекләрне тукландыру бурычын үтәп чыкканннан соң, чиратта шулай ук мөһим булган эш – азык җитештерү тора. Җәен механизатор терлек азыгы җыю комбайнында хезмәт куячак.

Агрофирманың үзәк базасында 21 трактор бар, шуларның 8е – куәтле. Тракторларны ремонтлау остаханәсендә тракторчылар бригадасының бөтен составы тупланган. Коллективта микроклимат дустанә һәм позитив.

Техникаларны җыю белән игенчелек өлкәсендә зур хезмәт стажы булган Александр Седов (авыл хуҗалыгы производствосы ветераны Мамык авылында яши, ул биш ел инде агрофирмада хезмәт куя), Рәмис Хөснетдинов, Инсаф Сөләйманов, Сергей Кульков һәм аларның иң яшь һәм өметле кулдашлары Ленар Нуретдинов шөгыльләнә. Предприятиегә эшкә килгәнчегә кадәр ул Аксубай техникумын тәмамлап, берничә ел эшләргә өлгергән.

– Булган тракторларның барысы да төзек, – дип аңлатма бирде механик Минәхмәт Габитов. – Аларны эшкә керешергә әзер дияргә була.

АГРОНОМ ПЛАННАРЫ БУЕНЧА

Басу-кырларның уңдырышлылыгы, барыннан да элек, технологик картадан – агрономның эш планыннан башлана.
«Аксубай» АФ территориясе 12 мең ярым гектар мәйдан били. Шул исәптән 1800 гектары – көзге культуралар мәйданнары. Сабан культураларына – 3200 гектар, техник культураларга 820 гектар бүленгән.

– Язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен бездә барысы да әзерләнгән һәм исәпләнгән, – дип сөйли агрофирманың баш агрономы Фәнис Хәмидуллин. – Орлык материалы да җитәрлек күләмдә. Аларның сыйфатына шик юк, орлыклар лаборатория тикшерүе узган. Чәчүгә орлык материалын эшкәртү өчен агрофирманың өч бүлекчәсендә өч агулау машинасы бар. Бездә механизаторлар составы яхшы, барысы да планлаштырылганча барыр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев