Аксубай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты бүләгенә лаек булдылар
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе коллективында күңелле вакыйга булды – аның ике вәкиленә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен финанс-икътисад бүлегенең өлкән белгече Светлана Золина һәм җитештерү (маркетинг) бүлеге җитәкчесе Усман Нигъмәтуллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан Рәхмәт хатлары алдылар. Белгечләргә бүләкләрне район башлыгы Камил Гилманов тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев