Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай районы авыл хуҗалыгы идарәсендә белгечне юбилее белән котладылар

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе коллективында күңелле вакыйга – финанс-икътисад бүлегенең өлкән белгече Светлана Золинаның юбилеен билгеләп үттеләр.

    Район авыл хуҗалыгы идарәсендә Светлана Золина җиде елдан артык эшли. Аны югары һөнәри дәрәҗәдәге белгеч буларак бәялиләр. Фермерларның һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның ярдәм чараларын үз вакытында алулары күп очракта нәкъ менә аның башкаручанлыгына, эшлекле сыйфатларына бәйле. Белгеч үз эшен зур җаваплылык белән башкара.

    Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Светлана Золина Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: