Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы авыл җирлекләрендә Сабан туйларының узмаячагы билгеле булды

Татарстанда коронавирус йогышы пандемиясе аркасында, шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм эре авыл җирлекләрендә Сабан туен бәйрәм итүне гамәлдән чыгардылар.

«Авыл торак пунктларында без, җирле хакимият органнарының тиешле карары кабул ителсә, халык фикерен исәпкә алып, аларны үткәрергә рөхсәт итәбез», — дип билгеләп үткән иде республика журналистлары өчен брифингта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Аксубай районы авыл җирлекләрендә традицион милли бәйрәм узачакмы – бу мәсьәлә ачык булып калды. Бүген район башлыгы Камил Гилманов район газетасы хәбәрчеләренә традицион татар милли бәйрәме уңаеннан кабул ителгән карарлар турында хәбәр итте.

–Авыл халкы, яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен, кечкенә авылларда да Сабан туен үткәрү инициативасын хупламады. Район авыл җирлекләре башлыклары халыкның ихтыярын белдерделәр, шуңа күрә Аксубай районында быел татар халкының милли бәйрәме – Сабан туен зур авылларда да, кечкенә авылларда да бәйрәм итмәячәкләр, – дип шәрехләде район башлыгы Камил Гилманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев